Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» пьесасын сәхнәләштерә

Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» пьесасын сәхнәләштерә башлады. Музыкаль спектакльне Рәсәйдә танылган калмык режиссеры Баатр Колаев куя. Баатр Колаев атаклы Марк Захаров шәкерте, Рәсәйдә билгеле режиссер. Шулай ук киноактер да. “Таежный роман” һәм башка фильмнарда уйный.

Режиссер татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның бу әсәрен «Нотр-Дам де Пари» мюзиклы белән чагыштыра. Ул төп басымны ул Надир мәхдүм образына юнәлтә. Надир мәхдүм ролен талантлы актер Ильяс Закиров уйнаячак.

Шулай ук, хәтерлисездер, спектакльдә төп рольләрнең берсен җырлар алып тора. Баатр әсәрне куярга әзерләгәндә йөзләгән татар җырын тыңлаган һәм...шәп чишелеш тапкан! Гомумән, Б.Колаев пьесаның “рух”ын бозмыйча, бөтенләй яңа “Сүнгән йолдызлар” чыгарырга җыена!!!

Без Уфадан командировкадан кайтышлый, юл уңаеннан театрга сугылып, репетиция вакытына туры килдек һәм бары ике “кисәген” генә күреп тә шаклар каттык! Тел шартлаттык!

    Татар тамашачысын шәп спектакль көтә, Алла боерса! Атаклы прдюссор, шәп менеджер буларак танылган Роберт Шәймәрдан афишасын әйбәт спектакль белән баетып кына калмыйча, ошбу әсәрне югары кимәлдәге барлык фестивальдә күрсәтү дә аның йөзенә кызыллык китермәячәк, дигән фикер белән кузгалдык Минзәләдән. Уңышлар! Тагын бер кат уңышлар!

Фото: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1205
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы