Логотип
Театр

Җыр-моңны юлдаш итеп

Театр өлкәсенең һәр тармагы булачак актер- ларга махсус өйрәтелә. Моңа мин Казан театр училищесында кунакта булып кайтканнан соң инандым. Кызыл бинасы белән танылган әлеге уку йортының театр сәнгате...

Театр өлкәсенең һәр тармагы булачак актер- ларга махсус өйрәтелә. Моңа мин Казан театр училищесында кунакта булып кайтканнан соң инандым. Кызыл бинасы белән танылган әлеге уку йортының театр сәнгатенә гашыйк егет-кызларга һәрвакыт ишекләре ачык. Театр сәнгатенә генә түгел, җыр-моңга гашыйк яшьләрне дә үзенә туплый әлеге уку йорты. Вокал, җыр сәнгате театрның аерылгысыз өлеше.Театр училищесында «театр» (драма) юнәлешеннән тыш, махсус эстрада төркемен дә әзерләп чыгаралар. Вокал укытучылары аеруча игътибарны нәкъ менә аларга бирә. Дөрес, драма төркемнәренә дә вокал дәресләре бирелә, әмма эстрада бүлегендә җыр-музыка өлкәсе тирәнтен укытыла. Бу сәнгатьнең серләренә төшенү өчен бик зур тырышлык һәм, әлбәттә, табигатьтән килгән сәләт кирәк. Вокал дәресләре бирү югары дәрәҗәдә куелган, тәҗрибәле концертмейстерлары, киң репертуары белән дан тота әлеге уку йорты.

Мин килеп кергәндә коридорда җыр яңгырый иде. Студентлар дәрестән тыш, тәнәфесләрдә дә кычкырып, сузып җырлап җибәрәләр. Ә җырга мәхәббәтне, әлбәттә, аларның тырыш укытучылары уяткан. Әлеге укытучыларның үзләре белән якыннан танышырга, аларның дәресләрендә булырга туры килде миңа.

Сүземне театр училищесында вокал сәнгатенең «атасы» булган Мәсгүт Габдрахман улы Имашевтан башлыйсым килә. Әлеге шәхесне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Педагог, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор. «Калган бөтен педагогларыбызның укытучысы, бүгенге студентларның кумиры ул», дип сөйлиләр аның турында. Мәсгүт Имашев – Әлмәт музыка училищесын булдыруда башлап йөргән, биш ел буе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм Балет театрының башында торган, Казан театр училищесында укыткан, биредә озак еллар директор хезмәтен башкарган. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән театр җыр-вокал сәнгатен дә алгы планга куеп эшли.

Безнең татар халкы борынгыдан җыр-моңга гашыйк бит ул. Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күңелендә сакланган, үзенең хис-тойгыларына туры килә торган көйне суза. Театр өлкәсендә дә җыр – яшәү чарасы, халыкның җаны. Хәзерге буын укытучылары арасыннан Рауза Абдуллаҗан кызы Пайетгетова белән якыннан аралашырга туры килде. Ул тәҗрибәле, югары квалификацияле укытучы, театр училищесында 30 ел эшли. Театр училищесына килүенең беренче көнен әле дә хәтерли. Хезмәт дәверендә, кош балаларын дөнья күрергә очырып җибәргән кебек, ул да укучыларына театр, җыр, хәтта кино сәнгатенә кереп китәргә булыша. Аның укучылары арасын- нан Ләйсән Рамазанова (Татарстан җыр һәм бию ансамблендә җырлый), Марс Гайфуллин (курчак театрында эшли), Марина Щепелова-Фортунатова (Мәскәүдәге Маяковский театры актеры), шулай ук татар яшьләр театрында эшләүче Алия Фәйзрахманова, Фәнис Кәлимуллин, Гөлназ Галиуллина-Ягъфәрова исемнәрен атарга булыр иде. Татарстанның танылган артисты, профессор, вокал укытучысы Мөнир Сафа улы Соколов, Казан консерваториясенең опера студиясендә, опера әсәрләрен сәхнәләштерүче булып эшли. Ул С.Прокофьев «Любовь к трем апельсинам», Моцарт «Бастьен и Бастьена», Н.Римский-Корсаков «Кощей Бессмертный», И.О.Дунаевский «Женихи», Э.Низамов «ЗолотойКазань» кебек операларны сәхнәгә куйган. Аның чыгарылыш студентлары булып: Брастислав (Чехословакия) опера театры артисты Елена Протасова, Муса Җәлил исемендәге Казан опера театрының солистлары - Гульнора-Рузил Гатиннар, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Артур Исламов. Шулай ук республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкаль тәрбия укытучысы Миләүшә Илдус кызы Кәримова, Алия Алмаз кызы Хәмзина, Гөлнара Фәрит кызы Шәйхетдинова, Зәримә Эльдар кызы Гайнуллина ансамбль җитәкчеләре булып, биредә уңышлы эшләп киләләр. Марина Витольд кызы Шишкарева әле композиторлык эше белән дә шөгыльләнә. Училищеда куелган кайбер спектакльләргә музыкаль бизәлеш эшли. Аның ике күләмле җыентыгы дөнья күрде. Әлеге җыентыкларда бик күп җыр, романслар тупланган. Вокал укытуда концертмейстерның да роле әйтеп бетергесез зур. Әлеге һөнәр ияләре арасыннан Зәримә Эльдар кызы Гайнуллина, Ангелина Львовна Дзенчарская, Марина Витольдовна Шишкарева, Гүзәл Рафаэль кызы Щербинина әлеге эшнең зур белгечләре, студентларны вокал серләренә өйрәтүдә зур тәҗрибә туплаганнар. Аеруча Зөлфирә Әхәт кызы Фәссахованы билгеләп үтәсем килә.

Мөгаллим, югары квалификацияле вокал укытучысы тиздән, 27 апрельдә үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп үтәчәк. Зөлфирә апа Татарстанның Арча бистәсендә туа, Казан педагогия көллиятенең музыка факультетында укый. Театр училищесында эшләп, югары үрләр яуларга өлгергән. «Җыр, вокал белән үземне төрле тормыш өлкәләрендә сынап карадым инде мин», – дип башлады ул сүзен.

– Балалар бакчасы, музыка мәктәбендә хезмәт куйдым һәм бүгенге көндә Казан театр училищесында эшләрлек дәрәҗәгә үстем. Бу минем өчен, әлбәттә, зур үсеш. Эшемне бик яратып башкарам, укучыларым һәрвакытта да иҗат итсеннәр, тормышта үз юлларын нәкъ менә сәнгать өлкәсендә тапсыннар иде, дигән теләктә калам.

Зөлфирә апа биргән дәресләр кызыклы үтә, җыр теориясе һәм практи- касыннан тыш, студентлар композиторлар тормышы, музыка тарихы буенча кызыклы мәгълүматлар алалар. Зөлфирә апа үз студентлары белән төрле вокал конкурсларында актив катнаша. «Татар моңы», «Илһамият» халыкара конкурсларында уңышлы чыгышлар ясаганнар. Эстрада бүлеге укучылары да сынатмый, алар арасыннан Динара Сәйфетдинова, Ленар Насыйров, Ләйсән Миңнәхмәтова, Гөлинә Минһаҗева, Ислам Кәлимуллин вокал буенча төрле конкурсларда I, II, III дәрәҗә лауреатлары булганнар. Зөлфирә Әхәтовнаның эстрада группасын тәмамлаган Айгөл Галиева Вена шәһәрендәге консерваториядә укый икән. Вокал белгече Зөлфирә Фәссахова моның белән генә чикләнеп калмый, методик ярдәмлекләр, укыту программалары яза. Шушы эшләре белән ул Россиякүләм вокал педагоглары арасындагы конкурста икенче урын яулаган, театр музыкасына кагылышлы конкурсларда алган сертификат, мактау кәгазьләре бихисап. Студентлары да аның турында югары фикердә. Әйтик, Ләйсән Миңнәхмәтова болай дип сөйләде: «Ба- лачактан җырларга бик яратам һәм әле дә аның белән шөгыльләнүдән туктамыйм. Укыган вакытта бик күп укытучыларым булды, ләкин иң күңелгә кереп калганы –Зөлфирә Әхәтовна. Ул безне «күңел белән» җырларга өйрәтә. Һәрбер җырны җырлаганда күңелеңне биреп җырларга, тыңлаучыларга аның мәгънәсен бирергә кирәклеген аңлата». Ислам Кәлимуллин Зөлфирә Әхәтовнада өч ел буе вокал белән шөгыльләнә икән. «Зөлфирә Әхәтовна белән без игътибарны күбрәк классик әсәрләргә бирдек. Салих Сәйдәшев, Сара Садыкова, Фәсил Әхмәтов, Мансур Мозаф- фаров һәм башка бөек татар композиторларының әсәрләре белән танышып, җырларга өйрәнәбез. Бу бик катлаулы эш», – ди Ислам. Вокал дәресләре театр артисты өчен иң мөһим дәресләрнең берсе – сәхнә теле белән үрелеп бара. Анда сулыш, дикция, авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтелә. Казан театр училищесының оста педагоглар теләсә кайсы яшь кешене җырларга өйрәтеп, әлеге юнәлешкә гашыйк итә ала. Теләге генә булсын!

Әнә шулай җырлап-биеп, гөрләп яшиләр театр училищесында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк