Логотип
Вакансии на татарском

Мин сине эзләдем, эзләдем, эзләдем күзләрең, йөзләрең...

Юлия һәм Константин КАРПЕЕВлар – “Әкият” татар дәүләт курчак театрының яшь талантлары белән сөйләшеп утырганда шуңа инанам да. Инде егерме җиделәрен тутырган булсалар да (ә бу яшьтә, гадәттә, тел...

Юлия һәм Константин КАРПЕЕВлар – “Әкият” татар дәүләт курчак театрының яшь талантлары белән сөйләшеп утырганда шуңа инанам да. Инде егерме җиделәрен тутырган булсалар да (ә бу яшьтә, гадәттә, телисеңме-теләмисеңме, ә дөнья күзләрне күп нәрсәгә ачкан, алсу күзлекләрне салдырган, күздәге очкынны сүлпәнләндергән булаL), алар күзендәге очкын-сөюне күреп сокланып куям. Бар ул ярату, берни белән дә аңлатып булмаган югары халәт, аңлату табылмас химия, тартылу көченнән гына гыйбарәт физика...

Балачак әкиятеннән – чын “Әкият”кә

Константин Карпеев дигәндә сүзне өлкән Карпеев – Татарстанның халык артисты Александр КАРПЕЕВтан башлау дөресрәк булырдыр төсле. 35 ел гомерен курчак театрына багышлаган, балаларның яраткан артист абыйсы  – Александр Карпеев турында кем генә ишетеп белми икән? Константин да әти-әнисе турында сөйләгәндә шуңа басым ясый – әгәр дә ул хезмәт юлын әлеге театрга, балалар дөньясына багышлаган гаиләдә үсмәсә, килер идеме икән ул театрга, булыр идеме икән ул бүген музей җитәкчесе? Әти-әнисе белән гастрольгә чыгып киткән җирдән дөньяга аваз салган Константин үзе дә шуның кадәр балачак иленә бәйле булыр идеме икән?

-  Әти белән әнинең очрашу-танышу, аннан инде кавышу тарихы үзе бер мәхәббәт новелласы булырлык, - дип сөйләп китә Константин. – Әти ул чакта инде театрда эшләүче артист була, һөнәре буенча сатучы булган әнием – Галина,  Брежнев – хәзерге Чаллы шәһәрендә яшәп ята. Очрашулары исә поездда – Кара диңгезгә ялга барганда була. Әти ул чакта чит илгә чыгып китәргә тиеш була,әмма әлеге сәяхәт барып чыкмый, ул ике дә уйлап тормый, Сочига кузгала. Брежневтан шулай ук кызынырга юл тоткан кызлар компаниясендәге Галинага күзе төшә. Танышу була, әмма Краснодар өлкәсендә алар икесе ике шәһәрдә ял итә. Ялдан соң әти Казанга кайтып төпләнә, әни кабат үз шәһәренә китә. Ике арада хатлар йөри – алардагы хиссиятне әти белән әни үзләре генә белгәндер, әмма ике йөрәк анык тоя – алар бергә булырга тиеш! Әтинең авылга әнинең кулын сорарга кайтуы үзе бер кыйсса – авыл җире, пычрак – баткак дигәндәй, ә әти ап-ак киемнән, чәчәкләр тотып кайтып керә. Нишләтәсең инде – артист! “Артист халкы гаиләсен алып бара алырмы икән”, дип алданрак пошаманга төшкән ата-ана алай да кызларын бирергә ризалашалар. Сәбәбе бер генә – әтинең ихлас хисләре күзгә ярылып ята...

-  Мин бу гаиләдә әле күптән түгел генә, әлбәттә, - дип сүзгә кушыла Юлия. – Әмма Костяга кушылып әйтә алам: әти белән әнинең бер-берсенә булган хисләре искитмәле. Александр әти ул тормышта да сәхнәдәге кебек үк матурлыкны ярата – чәчәк букеты алып кайта икән, димәк ул букетка бөтен кеше “аһ!” итәрлек булачак, әнигә көтмәгәндә-уйламаганда зәркән эшләнмәләр алып кайту да үзе бер тамаша булачагын көт тә тор. Әле быел гына көтмәгәндә-уйламаганда Мисырга юллама алып, бер көндә әнине зырылдатып чит илгә алып чыгып китүе ни тора. Без аның энергиясе, тормышны яратуына авыз ачып калабыз кайчак! Бер сүз белән ул – шәп артист, сәхнәдә генә түгел, тормышта да аңа аягүрә кул чабып кына торырлык.

“Галина ханымның әти-әнисе алайса кызларын артистка биргәннәренә үкенмәгәннәрдер?” – дип сүзгә кушылам мин.

-  Юк, сез нәрсә, - ди Константин. – Көндәлек мәшәкатьләр, кәгазь-түләүләр мәсьәләсе белән әвәрә килгән кеше булмаса да, әти безне һәрвакыт ышыкта яшәтте, җил-яңгыр тидерттермәде. Гаиләдә өч бала үстек без, балачак ыгы-зыгылы туксанынчы елларга туры килде. Ул чакта бик чамалап бетермәсәм дә, бүген әтигә сокланып карыйм – шул елларда да ул безне бернинди кысаларга тыкмады, чикләмәде. Без йөрмәгән лагерь, без утырмаган теплоход турлары, Казан театрлары калмагандыр. Безнең балачак – үзе бер әкият иде диярсең. Анысы өчен әти-әнигә зур рәхмәтлебез. Шул ук вакытта алар безнең рухи бөтенлеккә зур игътибар бирә алды, туганҗанлылык, бергәлек-бердәмлек кадере дигән төшенчәләр канга сеңгән. Бәлки, кемнәрдер өчен алар искергән төшенчәләрдер, бәлки, модада башка төрле кыйммәтләрдер – әмма безнең гаилә өчен рухи байлык беренче урында, бөтенебез бер булып яшәү кадерле.

-  Бу иң беренче чиратта хатын-кыз зирәклегеннән дә торгандыр?

-  Әниебез Галина әтигә кияүгә чыгып, Казанга килеп урнашу белән төп эше - сәүдә тармагыннан китеп, әтигә уңайлы булсын өчен, театрга техник хезмәткәр булып эшкә урнашкан. Ике дистә елга якын ул шул эшен яратып башкара. Әмма аның өчен иң мөһиме – өч баласының караулы, Татарстанның халык артисты, кадерлесе – Александр Карпеев өчен рәхәтләнеп эшли алырлык шартлар тудыру булды. Ә бу зирәк хатын-кызлар гына булдыра алырлык алшарт дип беләм...

-  Әти-әниегез – театр дөньясы кешеләре, алма агачыннан ерак төшмәгән төсле, балалары да шул юлдан киттеме?

-  Юк, балалардан бер мин генә, - ди Константин. – Апам Ксюша икътисад юлын сайлады, энекәшебез әлегә һөнәр сайлау юлында. Ә мин кечкенәдән, әти төсле үк, театрны, балалар дөньясын яраттым һәм тарих белән кызыксынуым көчле иде. Шуңа да мәдәният һәм сәнгать университетының музей хезмәткәрләре әзерләүче бүлеген тәмамладым. Башта “Әкият” татар дәүләт курчак театрының музей фондын җитәкләсәм, дүрт елдан артык музей җитәкчесе вазифаларын башкарам.

“Әти-әни язмышын кабатладык”

Курчак кебек чибәр кыз – украиналы Юлия белән кавышу тарихлары гаилә архивына кызыклы хатирә булып теркәлер кебек. Ике ел элек Белгородка курчак театрлары фестиваленә барган җиреннән (Константин анда “Әкият” курчак театры труппасы белән бергәлектә музей белән танышырга бара – Г.Җ.) очрата аны кече Карпеев. Төскә-җиткә славянлы, җете чибәр кыз катнашкан (Юлия Василишина ул вакытта үзәк Украинага кергән Винница шәһәренең “Золотой ключик” труппасы белән чыгыш ясый) спектакльне үзе белән кыстырып килгән видеокамерага да төшерә Константин, апасы Ксюшага смс та сырлый: “Монда шуның кадәр чибәр кызны очраттым, әллә гашыйк та булдым шунда...” Берничә көн дәвам иткән фестивальнең буеннан-буена күзли егет кызны...әмма килеп танышырга җөрьәт итми.

-  Холкым шундый инде минем, - ди Константин аклангандай. –Белепме, Юлиянең бик-бик чибәр булуы каушатты бугай: нәзакатле йөз төзелеше, сары озын чәч, ыспай гәүдәсе, кыска итәгенә туры китереп кигән 12 сантиметр биеклектәге үкчәле түфли... Каушадым шул.

-  Әмма фестиваль тәмамланып, үз шәһәрләребезгә кайтып урнашкан беренче көнне үк Константиннан социаль челтәр аша дуслашуга чакыру алдым. “В контакте” челтәрендәге фотоны күрдем-күрүен, әмма фестиваль көннәрендә Константинны искә-санга алмавымны аңладым, исемә төшерә алмадым. Языша башладык: башта театр дөньясы, аның эчке кухнясы, соңрак дөньяга карашлар, уртак-охшаш сыйфатлар, кызыксынулар димме...

-  Компьютер аша гашыйк булдык кына димәгез, зинһар, - димен мәхәббәт тарихына таяк тыгып. – Виртуаль мәхәббәт, виртуаль җылылык дигән нәрсәгә үлсәм дә ышанмыйм...

-  Юк, ул мәхәббәт үк түгел-түгелен, - ди Константин. – Әмма гадәти мәхәббәт тарихындагы бер-береңне танып белү өчен социаль челтәрдә аралашу да бик кулай нәрсә. Мисалга, кешенең шул челтәрдәге битенә эленгән цитаталары, фотоларыннан чыгып та кем икәнен чамалап була. Нинди кыйммәтләр белән яши ул, нәрсә белән кызыксына, аң-фикерләү дәрәҗәсе нинди югарылыкта...

-  Мисалга, без икебез дә хайваннарга карата бик кечелекле мөнәсәбәттә, - дип сүзгә кушыла Юлия. – Мин урамдагы бер генә хуҗасыз песи яныннан да башыннан сыйпамыйча уза алмыйм. Мөмкинлегем булса, аларга приют ачып, берсен дә мохтаҗ тормышта яшәтмәс идем... Костя да миңа теләктәш кеше – аларның өендә дә гомер бакый мәче яшәгән, мин дә Украинадан монда песиемне алып килдем. Аңа паспорт ясату өчен генә күпме йөргәнбездер...

-  Без мәче дип, мәхәббәт тарихын сикереп узмыйк тагын...

-  2012 елның көзендә әлеге фестивальдә танышкан булсак, 2013 гыйнвар аенда Юлия Казанга килде, - ди Константин. – Аңарчы безнең аралашу скайп аша төннәр буе сөйләшүгә күчкән иде инде. Мин аны Казанга кунакка чакырдым. Аэропортта бөтен гаиләбез белән аны каршы алдык – ул бездә ун көн кунак булды, Казанны күрде, гаиләбездә үз кешегә әйләнде.

-  Мин Костяның бөтен гаиләсе белән мине каршы алуыннан ук аңладым бугай инде – әйе, мин дә менә шулай зур, бәхетле, бер-берсе өчен җан атып торган гаилә кешесе буласым килә. Үз әнием мин югары уку йортына кергән елны бакыйлыкка күчте, әтием, Әфган сугышын кичкән кеше буларак, авызга-авыз чөкердәшеп утырырлык сердәшем була алмады, апамның үз тормышы иде дигәндәй... Ә монда! Мин ун көн буе шуның кадәр бер йодрык булып яшәүче гаиләнең кадерле кунагы булдым... Кунагы дип, бәлки, шундук үз кешесенә әверелдем, дисәм дөресрәк буладыр.

-  Юлияне гаиләдәгеләр ул безгә кунакка килгәнче үк белә иде бугай инде. Әти белән әнинең дә охшаш тарихы булганга, “беткәнмени сиңа Казан кызлары” дигән кырын караш тоймадым, аны шундук якын кабул иттеләр. Аэропортка да үземнең генә барасым, интим аралашу зонасына башкаларны кертәсем килмәгән иде... Миннән алда гаиләмдәге дүрт кеше “Юк-юк, без дә Юлияне каршы алырга барабыз” дип машинага төялешкәч, нишлим инде...

-  Казан беренче күрүдә үк ошадымы соң, Юлия?

-  Кыш ае булгангамы, мин аны бик аерып та бетермәдем бугай ул чакта – ап-ак көрт өемнәре, салкын дигәндәй. Һәм ул килгәндә мин күбрәк башка якка игътибар биргәнмендер инде... Мин Костяны башка яктан ачарга курыкканмындыр – әмма мин тоемлаган Костяда мин караңгы яклар ачмадым, шөкер. Һәм туган ягыма ныклы карар белән кайтып киттем – Костя мин эзләгән кеше!..

Кайда йөрәк  - шунда туган җир

-  Җете чибәрлегең янына батырлыгың да ташып аккан икән, Юлия. Туган ягыңны, инде урнашкан эшеңне, ияләнгән тормыш ритмыңны-тирәлегеңне ташлап, бер белмәгән илгә, бер белмәгән гаиләгә килеп урнашыр өчен ике йөрәкле булу кирәктер ул...

-  Миндә батырлык юк түгел, - дип энҗе тешләрен балкытып елмая орчык гәүдәле Юлия. – Әмма мин беләм – мин бит булдыра алам. Гомер бакый “ялгыз мәче” булдым – үзем һөнәр сайладым, үзем укырга кердем, үзем эшкә урнаштым. Беркайчан да кемгәдер салгалашу, кемнәндер нәрсәдер өмет итү булмады. Шуңа да Казанга килеп урнашырга курыкмагандыр – Костяга ышануым да булгандыр.

-  Теге “вконтакте” челтәрендәге идеаль булып күренгән ир-атның җитешеп бетмәгән яклары күренә башлагач, төенчекләрне кире төйнисе килмәдеме соң?

-  Юк, мин аның глобаль җитешсезлекләрен күрмәдем. Тормышта аның бер генә моңарчы сизелмәгән минусын күрдем – ул тиз кызып китүчән. Әмма тиз сүнә. Иң мөһиме – явызланып түгел.

-  Кимчелекләр бөтен кешедә дә бардыр инде ул. Миндә, мәсәлән, төптән уйлау, җиде кат сипләү дигән нәрсә бар. Хисләремне шәрран ярып кычкырып әйтә алмыйм – аның өчен миңа яраткан кешемнең эчтән әзер булуы, шулай ук хисләр утында януы кирәк. Үгезне мөгезеннән тота белмимдер, озаклап уйлыйм-уйланам. Юлиянең кулын сорау, туй үткәрү белән дә бераз кичектердем шикелле. Юлия үзе ишарә бирмәсә әле, тагын да кичектергән булыр идем мөгаен.

Минем “шакмак” күзләрне күреп, Юлия яңгыратып көлеп җибәрә: “Без психотерапевтта утырган кебек, әйеме, Костя – бер дә моның кадәр кытыршылыкларны уртага салып сөйләшкән булмады бугай?” Аннан миңа карап дәвам итә:

-  Дөресе шулайрак инде – кичен һава суларга чыккан җирдән, Костя тәвәкәлләп туй мәсьәләсен кузгатты. Аңарчы кул сорау мәсьәләсенә төрттергән идем инде! Ул 2013 елның июль аенда мине Винницадан килеп алып китте, көзен туйны тәгаенләдек,быел гыйнвар аенда туй үткәрдек.

-  Бәлки, Юлиянең ул яктан миңа бераз үпкәсе дә калгандыр инде – кеше бөтен тормышын ташлап, чит-ят бер шәһәргә килеп урнаша, монда аның беркеме дә юк, ә минем тарафтан кияүгә чыгу тәкъдиме юк та юк... Ир-атлар бит алар болай да өйләнү мәсьәләсенә килгәнче бик озак уйлый, мин дә искәрмә булмаганмындыр, әлбәттә. Әмма туебыз булды, матур узды, һәм паспорттагы мөхер мөнәсәбәтләребезгә бер тамчы да үзгәреш кертмәде.

Ике бала, өч бала – театр кайда кала?

-  Әти белән әни мине үз кызлары кебек кабул итте, - дип елмая Юлия. – Бергә, бер түбә астында яши башлавыбызга бер ел булды – ялгыш та кырын караш тойганым, бер тапкыр да сүзгә килешкәнебез булмады. Театрга эшкә кергәнемә 4 ай булды, дүрт спектакльдә катнашачакмын – анысы да зур бәхет (моның өчен театр җитәкчелегенә, аеруча директорыбыз Роза Яппаровага зур рәхмәт!)...

-  Теге өйнең астын-өскә китереп, төнлә юеш чүпрәкләре белән йокыны бүлүче бәхет төенчекләрен дә алып кайтсагыз, дөньяларыгыз бөтенләй түгәрәкләнер әле.

-  Мин бала мәсьәләсенә дә сак карыйм, - ди Константин (бергәләшеп көлешергә тотынабыз). – Аңа да рухи бер әзерлек, җаваплылык кирәк дип беләм. Ә болай ким дигәндә, үзем үскән гаиләдәге кебек 3 бала турында хыялланам. Безгә бит әле егерме җидешәр генә яшь – барысы да алда.

-  Өчәү күбрәктер инде ул, - дип коррективларын өстәргә ашыга Юлия, - икәү, әлбәттә, кирәк, ә манә өченчесе хакында ныклап уйларбыздыр мөгаен...

 

-  Әңгәмәне Такташ шигыре белән йомгаклыйк инде алайса: мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта... Нәрсә соң ул мәхәббәт, Константин-Юлия?

-  Минем өчен мәхәббәт – ике кешенең гармониядә яши белүе, - ди Юлия.

-  Һәм рухи бергәлек, - дип җөпли хәләле. – Җан мәхәббәте, җан тартылуы булмаса, ике кеше бер булып яши алмый, ул яшәүдән ләззәт ала алмыйдыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021