12 майдан 14 майга кадәр Ленин дамбасында шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт ябыла
12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла. Казан автомобильчыларына урап узу маршрутын алдан уйлап куярга киңәш ител...
12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла. Казан автомобильчыларына урап узу маршрутын алдан уйлап куярга киңәш ителә.
Хәрәкәт чикләнү 12 май 4.00 сәгатьтән 14 май 5.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәрге юл өлешенең өске капламын сипләү эшләре белән бәйле.
Хәрәкәт тулысынча юлның бер ягында гына туктала – шәһәр үзәге юнәлешендә. Кире якка, ягъни Ташаяк урамыннан Чистай урамына кадәр Мәскәү районы ягына, автомобильчылар гадәти режимда хәрәкәт итә ала, дип хәбәр итә “Каздорстрой” ААҖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк