Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәре үтә
Кичә, 8 сентябрь көнне, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казахстан республикасының сәнгать осталары катнашында гала-концерт узды.
Кичә, 8 сентябрь көнне, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казахстан республикасының сәнгать осталары катнашында гала-концерт узды. Концертта танылган домбрачылар, Казахстанның атказанган артистлары Секен Турысбек, Айгөл Улкенбаева, Батыржан Мыктыбаев, опера җырчысы, «Астана Опера» театрының алдынгы солисткасы Салтанат Әхмәтова, халыкара конкурслар лауреатлары Рухия Байдукенова һәм Айгөл Елшибаева, Курмангазы исемендәге Казах Милли халык уен кораллары оркестры һ.б. чыгыш ясады.
Шулай ук М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының икенче катында казах рәссамнарының эшләре тәкъдим ителде.
Әлеге чара Россия Федерациясендә Казахстан республикасы көннәре кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк