Логотип
Хәбәрләр

20 еллык сәфәр...

«Спектакльнең менә шул урынын аңлап бетермәдем, ни өчен дога укыган кешедән бераз көлгән шикелле килеп чыккан, намазга басарга ниятләп йөргән ирем дә бик аптырады, мондый мулла образын күргәч ул да югалып калды»

. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры янәдән премьера тәкъдим итте. «Сәфәр» дип аталган спектакльдә туганлык мөнәсәбәтләре, дин, нәсел җепләре өзелү, милләт һ.б. кешелек өчен һәрвакыт үзәктә торган проблемалар күтәрелә. Пьеса авторы драматургия өлкәсендә үзен тәүге тапкыр сынап караучы журналист Альберт Шакиров. Премьерага кагылышлы кайбер мәсьәләр буенча Альбертның үзе белән сөйләштек.

Альберт, ялгышмасам әлеге пьесаны куярга алынуы хакында Камал театры инде узган сезонда ук анонс ясаган иде. Ни өчен бу процесс сузылды?

- Пьеса жанры белән беренче тапкыр эш алып бардым. Рамил белән дә инде күптән таныш булсак та, ул режиссёр һәм мин сценарист буларак пьеса дигән әйбергә тотынып, эшләп караган юк иде. Сәхнә бизәлеше өчен җавап бирүче Лилия Хисмәтуллина,  гомумән, Камал театры өчен яңа кеше. Бу безнең тәүге эш һәм менә шушындый команданың беренче тапкыр җыелуы. Бу очракта ашыгып, тиз-тиз эшләү дигән әйбер булырга да тиеш түгел, минемчә. Шуңа күрә бу әсәргә алыну турында сөйләшкән вакытта, аның чыгу вакыты алдан ук шулай билгеләнде.

Режиссёрга тапшырылган беренчел текст белән без сәхнәдә күргән сюжет күпме дәрәҗәдә аерыла?

– Текст аерылмый, спектакльдә кыскартылган урыннары гына бар. Алар сюжет линиясенә йогынтый ясамый, бары тик ниндидер кыска гына репликалар, җөмләләр һәм сәхнәләр дәрәҗәсендә. Спектакльне үзем килеп карагач, ул кыскартуларның спектакльнең мәгънәсенә йогынты ясамаганлыгын, аларның бары тик ниндидер шәрехләүләр булып кына хезмәт иткәннәрен аңладым. Рамил белән Фәрит абый текстның язылу барышын күзәтеп, кайсы якка барганны белеп тордылар. Шуңа күрә, пьесаны язган вакытта ук ниндидер тәкъдимнәр, төзәтмәләр килә барды. Бу яктан алар белән бик матур хезмәттәшлек булды.

Спектакльнең хәзер чыгуы җанисәп алу белән берничек тә бәйле түгелмени?

– Бу әсәрне планлаштырган вакытта, җанисәп алу чарасы әле октябрьгә күчкән булдымы икән... Аны да берничә тапкыр күчерделәр бит. Пьесаның темасы, ким дигәндә инде 1-2 ел алдан күтәрелгән иде, шул исәптән татар-башкорт мәсьәләсе дә калкып чыкты. Һәм без бу очракта әлеге пьеса, җанисәп мәсьәләсенә бәйләп түгел, ә җәмгыятьтәге менә шундый вакыйгалар йогынтысы белән язылды дисәк була.

 Ике туган арасын ниндидер тарихи документ кына боза алуына ышанасы килми.

– Спектакль герое Сәфәргали сүзләре белән әйтәм, туганнарны мал-мөлкәт бүлешү талаштырмый, туган белән туган арасын сүз боза. Монда да Сәфәргали әйтә, «Миңа димәгәе хет папуас булып язылсын, иң мөһиме миңа тимәсен, һәм минем нәселемә тимәсен», – ди. Тарихка, нәселгә кагылу ул бик сакраль һәм принципиаль тема. Һәр хәлдә минем өчен ул бик принципиаль мәсьәлә. Менә шушы килеп туган вәзгыятьтә шушындыйрак уйлар килеп чыкты һәм пьеса рәвешен алды. Шуны әйтәсе килә, бу темалар фән дәрәҗәсендә, ниндидер конференцияләрдә генә куертыла торган мәсьәләләр түгел инде күптән. Алар уйлый белгән кешенең күңеленә кагыла торган, аның үзе генә кадерләп саклый торган шәҗәрә, тарих, үзаң кебек төшенчәләргә кагыла торган һәм шул ук вакытта тормышны да бозарга мөмкин булган әйберләр. Шуңа күрә нәкъ менә шушы тема үзәккә алынды.

Ни өчен спектакльдә геройларның киемнәре ямаулы? Бу режиссёр алымымы?

– Мин аны ямау дип әйтмәс идем, русча «лоскутное одеяло» дибез, төрле калдык тукымалардан тегелгән чуар юрганнар булган элек. Мин моны рәссамның бик кызыклы һәм эчтәлекле алымы дип табам. Алар синең элеккеге тормышыңа ишарә булып тора. Менә монысы бишмәт иде, монысы чалбары иде дигән шикелле элекке тормышның кайтавазлары. Спектакльнең үзендә хатирәләр күп, менә шулай яшәдек, хәзерге тормыш болайрак, дигән сүзләр еш яңгырый. Һәм шушы «ямаулы» киемнәр – әлеге фәлсәфәгә, шул рухка туры килә торган образ. Ул спектакльнең бөтен персонажларын берләштерә. Аларның да хатирәләре бар, элеккеге тормышның аларга йогынтысы бар дигән сүз. Һәм әлеге пьеса да менә шул элеккеге багажы булган кешенең хәзерге вәзгыятьтә үз-үзләрен тотышларына, аларның үзгәрүенә күзәтү кебек килеп чыкты. Шуңа да геройларның рухы һәм киемнәре бик матур туры килде. миңа калса.

Спектакльдә мулла көлкеле образ буларак бирелә, бу мәсьәләгә карата тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килмәдеме әле?

– Мулланы көлкеле образ димәс идем мин, андый шелтәләр дә булмады. Бер ханым гына, «Спектакльнең менә шул урынын аңлап бетермәдем, ни өчен дога укыган кешедән бераз көлгән шикелле килеп чыккан, намазга басарга ниятләп йөргән ирем дә бик аптырады, мондый мулла образын күргәч ул да югалып калды», – дип язды. Пьесада мулла көлкеле образ түгел, спектакльдә аның бик мәгънәле сүзләре яңгырый. Намаз укучылар күп булыр ул. Намаз уку, ашка йөрү, никах уку кебек йолаларның бернинди авырлыгы да юк, аны теләгән кеше булдыра ала, ләкин мулла дигән кешенең җилкәсенә кешене соңгы юлга озату вазифасы да төшә. Менә ул һәркемгә дә бирелми, чөнки кешене соңгы юлга озату өчен үзеңә дә шул сәфәргә әзер булырга кирәк. Ә уен-көлкеле төрттерүләр ул авыл җәмгыяте өчен гадәти күренеш. Авыл халкының үткен тел белән төрттереп сөйләшүенә мулла үпкәләми, ул барыбер үз вазифасын җиренә җиткереп башкара.

20 ел күрешмәгән ике бертуганның очрашу күренешен башкача күз алдына китергән идем...

– Төрлечә була инде ул. Безнең гаиләдә булган хәл. Минем әнинең әбисе – минем карт әбинең 80 нче елларда бертуган сеңлесе кайта. 18 яшендә Үзбәкстанга чыгып китеп, 60 елга якын очрашмыйча торганнан соң янәдән туган авылына әйләнеп кайта. Апасын күрергә дип кайта. Берничә көннән соң «Мин шушында калыйм әле» дип сорый, ул вакытта карт әби төп йортта тора иде. Ләкин карт әби шул гомер күрешмичә торган бертуган сеңлесен матур гына озатып җибәрә. Мин бу вакыйгаларны әни сөйләгәннәрдән беләм, ул карт әбине үгетләп тә караган, туганың бит, калсын, дигән... Шул чакны карт әби «Әллә ул ул, әллә ул түгел», – дип кенә әйткән. Әнинең тагын бер игътибар иткән әйбере шул, күрешкәч тә карт әби сеңлесе белән сөйләшмәгән. Ни өчен дигәндә, гомер узган, 60 ел күрешмәгән ике бертуганның инде сөйләшер сүзе дә юк. Монда инде үз яныңда калдыру турында сүз дә юк.

Ә спектакльнең финалына килсәк, 20 ел күрешмәгән ике туганның шулай күрешүен чынбарлыкка туры килми дип әйтмәс идем. Сүз белән әйтелмәсә дә бу ике бертуганның очрашу-күрешү сәхнәсе бик матур һәм мәгънәле итеп эшләнгән. Бер яктан күпме юллар узып Сәфәргали килде. Аның юлын тамашачы спектакль буена күзәтеп барды. Ә абыйсы Муллагали нишләде соң. Әллә ни сүз дә әйтмәде кебек, ләкин аның авыру халәтендә була торып та, энесен аягурә торып каршы алуы гына ни тора! Монда Муллагали ягыннан да энесе янына бару, үз-үзен җиңеп дуслашуга бер адым ясавы күрсәтелә. Сүзсез булса да, бу гамәл соңгы финал сәхнәсенең эчтәлегенә кертелгән. Монда сүзләр артык, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк