2018 елда «Тоталь диктант»ның кайсы шәһәрдә үтәчәге билгеле булды
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда «Тоталь диктант»ның кайсы шәһәрдә үтәчәге билгеле булды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Әлеге халыкара акциянең башкаласын ачыклау максатыннан үтк...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда «Тоталь диктант»ның кайсы шәһәрдә үтәчәге билгеле булды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Әлеге халыкара акциянең башкаласын ачыклау максатыннан үткәрелгән бәйгенең финалы 27 гыйнварда Новосибирскида узды. Анда агымдагы елда проектның төп шәһәре игълан ителде. 14 апрельдә диктант тексты авторы, язучы Гүзәл Яхина Владивостокка киләчәк. Язучы үзенең яңа романыннан «Утро», «День», «Вечер» дигән бүлекләрне укыячак.
Диктантны башка сәгать поясында төп аудиториядән турыдан-туры трансляция ярдәмендә реаль вакыт режимында язарга мөмкин.
Быел «Тоталь диктант» башкаласын беренче тапкыр сайлыйлар. Моңа кадәр текст авторлары – язучылар Дмитрий Быков, Захар Прилепин, Дина Рубина, Алексей Иванов, Евгений Водолазкин, Андрей Усачев, Леонид Юзефович, күркәм гадәткә кергәнчә, диктантны әлеге акциянең Ватаны саналган Новосибирскида укый иде. «Тоталь диктант» 2004 елда беренче тапкыр нәкъ менә биредә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк