Логотип
Хәбәрләр

2020 елдан ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр билгеле

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2020-2025 елларда актуаль һәм ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр исемлеге билгеле булды. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган “Идел б...

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2020-2025 елларда актуаль һәм ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр исемлеге билгеле булды. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган “Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре” матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Head Hunter консалтинг үзәге “Киләсе өч елдагы актуаль профессияләр” темасына һөнәрләр рейтингын анализлаган.

"Хезмәт базарындагы иң өстенлекле өлкәләр булып нанотехнология, робот техникасы, IT, ясалма интеллект, генетика һәм медицина санала. Әлеге хезмәт сфералары тармакланып үсәчәк. Алар бер-берсенә үтеп керәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә яңа белгечлекләр формалаша. Без киләчәк һөнәрләрен ике төркемгә бүлдек. Болар: 2020-2023 елларда ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр һәм аларга алмашка килгән 2024-2025 елларда югары перспективалы булачак профессияләр”, - диде Казандагы Head Hunter оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Агапова. - Экспертларның күпчелеге фикеренчә, робот техникасы, кибер куркынычсызлык, альтернативалы энергетик белгечлекләре киләчәк профессияләре булып санала. Шулай ук киләчәктә нейропсихолог, биоинформатика, виртуаль чынбарлык архитекторларына да ихтыяҗ зур булачак".

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, чит илләрдәге һәм Россиядәге барлык рейтингларда популяр булган космик туризм менеджеры киләчәк профессиясе булып танылмый.

“Экспертлар фикеренчә, 3D басма инженерлары, биоинженерлар, акыллы тирәлек проектлаучылары һәм яңартылган энергия инженерлары якын арада актуаль булачак”, - диде Агапова.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк