Логотип
Хәбәрләр

Абхазия театры гастрольләре

19-25 апрель көннәрендә Татарстанда Абхазия Республикасы Сухуми шәһәренең Фазыл Искәндәр исемендәге Рус дәүләт драма театры гастрольләре уза.

Казан тамашачысы испан драматургы Ф.Г. Лорка әсәре буенча «Канлы туй» («Кровавая свадьба») спектаклен тамаша кылды. 20, 21 апрельдә Рус драма театры башкалада Антон Чеховның «Чайка» һәм Фазыл Искәндәрнең «Софичка» спектакльләрен тәкъдим итә, алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куелачак. 23,24,25 апрель көннәрендә труппа Яр Чаллы шәһәрендә башкалада күрсәтелгән спектакльләре белән чыгыш ясаячак.

 

Абхазия театрының Татарстан башкаласына тәүге тапкыр килүе. Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына кергән «Зур гастрольләр» федераль программасы ярдәмендә оештырылган. Әлеге программа 2014 елда гамәлгә кергән иде. Ун ел эчендә аның офыклары шактый киңәйде – 2024 елда Россиянең 88 төбәгендә 288 театр гастрольләре узган, 1921 спектакль күрсәтелгән. Казан театрлары да әлеге программада актив катнаша, дип билгеләп үтте Фазыл Искәндәр исемендәге Рус дәүләт драма театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе барышында гастроль программалары бүлеге җитәкчесе урынбасары Юлия Зайцева. Аның сүзләренчә, җәй көне Татарстанда шулай ук Брест драма театры һәм Петербургның «Балтик йорты» театр-фестивале гастрольләре узачак.

 

Журналистлар белән очрашуга Фазыл Искәндәр исемендәге Рус дәүләт драма театрының генераль директоры Ираклий Хинтба, театрның танылган аристлары – Кирилл Шишкин һәм Мадлена Барциц килгән иде.

 

Ираклий Хинтба әйтүенчә, Абхазиянең Рус драма театры төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәләштерә, спектакльләре киң даирә тамашачысына юнәлтелгән, эстетикасы төрле. Шуңа һәр тамашачы анда үзен борчыган проблемаларны табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021