Хәбәрләр
"Абыем үлде..."
Аңа бары 36 иде...
Инстаграм челтәрендә Илмира Нәгыймова кайгылы хәбәр җиткерде. Ул бертуган абыем үлгән дип язган. Кичә генә Илмира Казанда күзенә операция ясатты. Бүген Чаллыга кайтып барган җиреннән аңа шушы хәбәрне ирештерәләр.
Билгеле булганча, Илмира күпбалалы гаиләдә туып үскән. Аның тагын олы апасы һәм абыйсы Лилия һәм Динар, кечеләре – Айнур белән Гөлназ бар. Илмира “абыема бары 36 яшь иде” дип яза. Үлем сәбәбе коронавирус дип хәбәр ителә.
Илмираның әти-әнисенә, якыннарына, туганнарына сабырлык телибез. Туганыгызның урыны җәннәттә булсын!
Фото социаль челтәрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк