#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы ме...
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.
«Без кешеләрнең үз төбәгенә яратуы хакында сөйләүләрен телибез. Фотомарафонда танылган кешеләр, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар һәм спортчылар катнаша. Моның өчен РФ Президентын сайлауда катнашучыларга тавыш бирү участогындагы баннер янында фотога төшәргә һәм әлеге фотоны Интернетка урнаштырырга кирәк», - дип искәртте Кирилл Ершов.
Бәйгедә катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңа килергә һәм #Айданавыборы баннеры янында фотога төшеп, әлеге фотоны тиешле хештэг белән интернетка урнаштырырга кирәк. Конкурста җиңүчеләргә велосипед, айфон, айпад һ.б. кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйге 16 номинациядә үткәрелә. Аңа 26 мартта нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләрне 31 мартта Казанда бүләкләячәкләр. Тавыш бирү марафонның рәсми сайтында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк