Айдар Галимов язучыларны эстрада белән хезмәттәшлеккә чакыра

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эстрада белән шигърият бергә эш итсәләр, телебезне саклау буенча уңышка ирешеп була – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шундый фикердә. Ул язучыларның үзләренең генә очрашулар оештырып, зур аудиторияләр җыя алмавын, халыкның китапханәләргә аз йөрүен әйтә.

“Телебезне саклап калуда эстраданың роле зур, - ди ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң? Кызганыч, шагыйрьләр белән очрашулар халыкны күпләп җыя алмый. Язучылар эстрада белән берлектә эшләсеннәр иде”.

Айдар Галимов халык шагыйре Роберт Миңнуллин эшчәнлеген мисал итеп кирәк. “Тәнкыйтьләсә, тәнкыйтьли үтереп, шул ук вакытта эстраданы читкә дә какмый. Чөнки белә: поэзия эстрада белән берлектә бара икән – ул зур эшләр эшләргә, телне саклау мәсьәләсендә зур нәтиҗәләр бирергә мөмкин”, - ди Айдар Галимов.

Кичә Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә Айдар Галимовның концерты узды. Концертны "Татар-информ" хәбәрчеләре дә тамаша кылды.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
474
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
186
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
579
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
599
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
572
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1068
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы