"Аксенов-фест-2018"нең Йолдыз билеты ияләре

 Казанда - “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә язучы Василий Аксенов истәлегенә багышланган “Аксенов-фест”музыкаль-әдәби фестивален ачу тантанасы үткәрелде.

Тантанада “Звездный билет-2018” Халыкара әдәби премиясен тапшырдылар. Быел әлеге премиягә Булат Ханов (проза) һәм Василий Нацентов (шигърият) ия булды.

  • Премия 2008 елда Казан мэриясе тарафыннан булдырылды. Ул әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яшь талантларга бирелә.

Сәхнәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерделәр. Сәламләүдә әйтелгәнчә, бу елларда “Аксенов-фест”ның киң танылуы, ә программаның яңа идеяләр һәм башлангычлар белән баетылуы куандыра. Фестивальне оештыручылар үз алларына мөһим агарту һәм белем бирү максатларын куялар, яшь әдәбиятчыларга киләчәктәге иҗади тормышларына “Йолдыз билеты” тапшырып, һөнәри һәм рухи үзбилгеләнештә ярдәм итәргә тырышалар.

Фестивальдә танылган язучылар, актерлар, режиссерлар, музыкантлар, шулай ук Россиянең әйдәп баручы әдәбиятчылары һәм нәширләре катнаша.

Инде гадәткә әйләнгәнчә, Россиянең танылган җырчысы Андрей Макаревич та чарада кунак булды һәм сәхнәдән В.Высоцкий сүзләренә язылган җыр башкарды.

Концерт вакытында сәхнәдән Василий Аксеновның тормыш һәм иҗат биографиясен тапшырдылар. Концертның темасын “Юлаучы, яки Казанга мәңгелек кайту” дип атаганнар.

Гүзәл Гайнанова

Фото: Рамил Гали

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1199
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
186
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
579
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
599
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
572
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1068
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы