Альбина Абрамова әни булырга җыена!
Күрми торган җырчы Альбина Абрамова бәби көтә. Бу шатлыклы вакыйга белән котлап, булачак әнинең хәлләрен белешеп «Шәһри Казан» газетасы Альбинаның үзенә шалтыраткан.
Күрми торган җырчы Альбина Абрамова бәби көтә. Бу шатлыклы вакыйга белән котлап, булачак әнинең хәлләрен белешеп «Шәһри Казан» газетасы Альбинаның үзенә шалтыраткан.
«Аллаһка шөкер, йөклелек чоры бик әйбәт уза. Үземне яхшы хис итәм. Әни булу бәхетен насыйп иткән Аллаһы Тәгаләмә, язмышыма рәхмәтлемен. Башка артистлар баланың малаймы, кызмы булуын яшерә. Мин исә яшермим, без кыз көтәбез. Исемен дә уйлап куйдык, әмма анысы әлегә сер булып калсын. Тугач та, хәбәр итәрбез, Аллаһы боерса», – дип сөйлгән Альбина.
Сабый апрель ахырында туар дип көтелә. Башта яшь гаилә Альбинаның укуы тәмамлангач кына бала алып кайтырга планлаштырган булган. «Ләкин язмыш үзенчә хәл итте», – ди җырчы.
Исегезгә төшерәбез, Альбина Абрамова узган елның 28 сентябрендә сөйгәне Рөстәм белән никах укытты.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк