Александр Малинин гаиләсендә югалту
Соңгы вакытта 79 яшьлек Николай Выгузов инсульттан соң аякка басарга һәм улы белән араларны җайга салырга хыялланган. Ләкин кичә 60 яшьлек Александр Малининның әтисе вафат булуы билгеле булды. Соңгы к...
Соңгы вакытта 79 яшьлек Николай Выгузов инсульттан соң аякка басарга һәм улы белән араларны җайга салырга хыялланган. Ләкин кичә 60 яшьлек Александр Малининның әтисе вафат булуы билгеле булды. Соңгы көннәрен ул комада үткәргән.
Бер ел элек Александр Малининның әтисе Николай Выгузов инсульт кичергән. Шул вакыттан бирле ул медицина оешмаларының еш пациенты булып исәпләнгән. Тормыш иптәше Выгузова Татьяна Васильевна сөйләгәнчә, соңгы вакытта ире авыр хәлдә булган. Ул вакытта пенсионерларга танылган продюсер Максим Фадеев ярдәм иткән, ул Николай Степановичның гаиләсендәге начар хәбәр турында белеп, аларга 100 мең сум акча биреп ярдәм кулы сузган.
Хатыны сүзләренә караганда, ул актив яшәү рәвеше алып барган: гимнастика белән шөгыльләнгән, бозлы суда коенган. Николай Степановичның сәламәтлеге бер ай элек кискен начарлана — туган көненә бер көн кала ул урамда егыла һәм берничә көннән соң фани дөньяга күчә.
Автор: Александра Иванова
Фото: @alexandr_malinin
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк