Алмаз Мирзаянов хискә бирелгән
Алмаз Мирзаянов кызыклы пост урнаштырган, аны укыгач балачактагы туган авыл күзаллана. Сез дә Алмаз белән бергәләп хисләнеп алыгыз әле: «Кышның кояшлы көннәре йокы аралаш елмайган сабыйны хәтерләтә Ти...
Алмаз Мирзаянов кызыклы пост урнаштырган, аны укыгач балачактагы туган авыл күзаллана. Сез дә Алмаз белән бергәләп хисләнеп алыгыз әле: «Кышның кояшлы көннәре йокы аралаш елмайган сабыйны хәтерләтә Тиздән уяныр дип мәче дә көтә. Көннәр озыная башлады, караңгылыктан чыгабыз әкренләп. Алмаз да күптән бер матур фото да куймаган икән. Бүген иртәнге унда ук торып, кызыл эчле галушны ялан аякка гына эләктереп, сарай янындагы бик үк туры булмаган почмаклы бик важный җиргә тиз генә чыгып керим дигән идем. Доньясын онытып утыра бу! Минекен дә оныттырды! Важный эшләремне бераз сабыр иттереп телефоныма бер бер артлы матур кадрлар тутыра башладым. Анда да телефон өстерәп йөрмәсәң инде, име. Ату сез алай итмисез! Элеккеге сыман освежитель тышына язылганны укып утыру юк бит инде ул хәзер! Ятлап бетерә идем. Ярар, мәче бит әле монда. Иң пофигист хайван дияр идем. Менә уйлап карагыз, әллә каян килеп шушы сарайда яши башлаган ул, көн дә янында истеричка тавыклар мырлап йөри, әтәч белән элгәләшеп алса да, ризыкларыннан үзенә дә өлеш чыгара, салкын, җүнле сүз ишетми, мартка кадәр айдан артык вакыт бар... Ә ул... Дүрт тәпи белән... Кечкенә генә такта башына кунаклап, яуган карга исе дә китмичә кояш исе иснәп утыра! Уйга калдым. Менә шушы халәт җитми ахры кешеләргә дә».
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк