Алсу Фазлыева: «Минем сездән яшерер әйберем юк»
Алсу һәм Азат Фазлыевлар NL белән шөгыльлә башлаганнан бирле артистларга ачулы комментарийлар язалар. Сәхнәдә дә чыгыш ясыйлар, челтәрле бизнес та алып баралар – янәсе баеганнар. «Акчагыз күп булгач йөрисез инде», «Ник мактанасыз» дип язучы кешеләргә Алсу пост язарга булган.
Алсу һәм Азат Фазлыевлар NL белән шөгыльлә башлаганнан бирле артистларга ачулы комментарийлар язалар. Сәхнәдә дә чыгыш ясыйлар, челтәрле бизнес та алып баралар – янәсе баеганнар. «Акчагыз күп булгач йөрисез инде», «Ник мактанасыз» дип язучы кешеләргә Алсу пост язарга булган.
«Минем сездән яшерер әйберем юк... Шуңа язам бу постны.
Хөрмәтле язылучыларым! Мин миллиардер баласы да түгел, предприятиеләрдә акцияләрем дә юк, ирем дә нефть вышкалары тотмый. Без бар кеше дә килеп эш башлый ала торган бизнес белән шөгыльләнәбез. Безнең командадагы күп кешеләр көн саен, ай саен, ел саен үзләренең хыялларын чынга ашыра. Безнең бизнес ул башкачарак, монда тизлек тә башка төрле, гадәти, сез ияләнгәнчә түгел.
Яшерен эш башкармыйбыз. Алган һәр тиенебез өчен налог түлибез, хәйриячелек белән шөгыльләнәбез... Һәм тыныч йоклыйбыз. Бик күп кешегә эш урыннары бирәбез. Алар эш хакын вакытында ала.
NLга килеп эш урынлы булганнарны санап бетереп булмас. NLдан тыш эш урыннары турында... Безнең балаларны караучы апа бар, балалар белән репетиторлар шөгыльләнә, узган ел водителебез дә бар иде (вакытлыча әлеге вакансия буш), минем эшләремне оештыручы администраторым бар. Әле моннан тыш төркемебез бар. 6 кеше. Димәк, концертлар чорында, 6 гаиләнең керем чыганагы бар дигән сүз.
Кабатлап әйтәм: сездән яшерер әйберем юк. Сорауларыгыз калса, комментарийларда языгыз, җавап кайтарам», – дип яз ул инстаграм битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк