Логотип
Хәбәрләр

"Апуш" - җиңүче!

Бу – уртак җиңү!

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады.

 Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле, Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә Апуш ролен уйнаган Әмир Исрафилов, «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә спектакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулады. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Без – бәхетле! Бу Казан Мэриясенең генә җиңүе түгел, бөтен республиканың җиңүе! Безнең эшне хуплап, әлеге фестивальдә катнашуга ярдәм итүләре өчен җитәкчеләргә, спектакльне төшереп, аны рус теленә тавышландыруда булышкан «Яңа гасыр» каналына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – уртак җиңү!», – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк