Логотип
Хәбәрләр

«Апуш» студиясе 1 яшьлек туган көнен билгеләп үтә

2022 нче елда Казан мэры инициативасы белән ачылган «Апуш» балалар театр студиясе бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 1 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм тамашасында «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче укучылар 1 ел буена үзләштергән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк.

Бүгенге көндә «Апуш» татар балалар театр студиясе Казанның 3 мәйданчыгында эшли. «Сәйдәш», «Чулпан» һәм «Ленин» мәдәният үзәкләрендә барлыгы 86 бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова. 1 ел эчендә студия 4 спектакль чыгарды. Студия эшчәнлеге моның белән генә чикләнми, «Апуш» укучылары төрле театраль фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.

«Студиябезнең төп максаты – татарча фикер йөртүче һәм туган телендә камил сөйләшә белгән буын үстерү», – ди Татарстанның халык артисты, Ленин исемендәге мәдәният йортында студия укучыларының сәхнә теле, актерлык осталыгы педагогы Зөлфия Вәлиева.

Казан мэры Илсур Метшин да, студия эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклап, алга таба «Апуш»ны Казанның һәр районындагы мәдәният йортында ачарга кирәклеген белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк