«Апуш» татар балалар театр студиясе Пермь шәһәрендә Республика данын яклады
Алда – Мәскәү сәхнәсе!
Казан Мэры патронажы астында эшләп килүче «Апуш» татар балалар театр студиясе Пермь шәһәрендә булып узган «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасында Республика данын яклады.
Исегезгә төшерәбез, 27 мартта, Халыкара театр көнендә, «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең 3 номинациясендә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулаган иде. Шунсын да искәртеп үтик, финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңеп чыкты.
Пермьда узган тантанада «Апуш» шәкертләре тамашачы хозурына студиягә җиңү китергән «Апушның тылсымлы төшләре» спепктаклен тәкъдим итте. Фестивальнең Оештыру комитеты студиягә яңа спектакль чыгару өчен 250 мең сум күләмендә грант һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков та җиңүчеләрне котлады, Мәскәүгә кунакка чакырды.
«Барыгызны да әлеге фестивальдә сәламләвемә бик шатмын. Фестивальнең җиңүчеләрен зур өметләр белән үзебезнең зур балалар фестивалендә көтәчәкмен. Безнең актерлык остаханәләрендә катнашырлар һәм Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтерләр дип өметләнеп калам. Очрашканга кадәр!», – дип теләкләрен җиткерде.
Без чын күңелдән «Апуш» татар балалар театр студиясен әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез һәм яңа спектакльләрен көтеп калабыз!
Иртәгә, 26 апрель көнне, студия шәкертләре Татарстан Рәисе катнашында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашачаклар, «Апушның тылсымлы төшләре спектакле»нән өзек күрсәтәчәкләр. +6
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк