Логотип
Хәбәрләр

"Апуш"та туган көн!

«Апуш» татар балалар театр студиясе 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итәчәк.

2022 нче елда Казан Мэры инициативасы белән ачылган «Апуш» татар балалар театр студиясе 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итәчәк.

13 нче март көнне 17:00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында зур бәйрәм оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар 1 ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.

Искәртеп узыйк, әлеге студиягә беренче кастинг 2022 нче елның февраль аенда узды. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган кастингта 100гә якын укучы катнашты, нәтиҗәдә 30 укучы сайлап алынды.

2022 нче елның сентябрь аенда Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә чираттагы кастинглар узды. Әлеге кастингларда 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алынды.

Бүген «Сәйдәш», «Чулпан», «Ленин» мәдәният үзәкләрендә эшләп килүче студияләрдә 86 бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова. 1 ел дәвамында студия 4 спектакль чыгарды. «Апуш»лыларның драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән беренче спектакльләре «Театральное Поволжье» фестиваленең республика этабында җиңү яулады. Беренче премьераны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин тамаша кылды. Ул алга таба студияне Казанның һәр районындагы мәдәният йортында ачарга кирәклеген әйтте.

«Апуш» студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Студиядә 9-15 яшьлек укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча бушлай шөгыльләнә. Студиянең мөһим үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

13 мартта узачак чарада 3 төркемнең укучылары һәм барлык остазлар катнашачак. «Апуш» студиясе сәхнәләштергән 4 спектакльдән өзекләр күрсәтеләчәк. Тамашага укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы чакырыла. Килгән кунаклар өчен сюрпризлар һәм уеннар оештырылачак, фотозоналар урнаштырылачак. Әлеге бәйрәмнең алып баручылары укучылар үзләре булачак.  Чараның махсус кунагы – автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев. Туган көндә беренче тапкыр «Апуш» студиясенең гимны да яңгыраячак. Сезне барыгызны да «тәмле» тамаша белән сыйланырга чакырып калабыз! +6

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк