Артист булмасам...
«Бинаның татарлыгы юк, бу театр була алмый», – дип кискен чыгыш ясадылар. «Эш бинада түгел, карарлык спектакльләр булып, үзегез исән-сау уйнасагыз, без сезне Антарктидага булса да барып карыйбыз», – дип язды берсе. Шушындый тамашачы булганда театр сәнгате яшәячәк.
Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры Фәнис Җиһанша белән актёрлык юлын сайлау, образга керү өчен таләпләр һәм Камал театрының яңа бинасы турында сөйләштек.
«Мине сүрелүдән сәнгать яратучы тамашачыларым белән очрашулар саклый»
– Фәнис абый, социаль сәхифәдәге битегездә бервакыт «ул хәтле карарлык рольләрем дә юк», – дип язган идегез. Рольләрегез бармы, сәхнәгә чыгаралармы әле? Кайбер иҗат кешесе олыгайган саен «мин сүнеп барам, кызыгым бетте» дип сөйләнә...
– Актёрның гел «рольле» булып торасы килүе гадәти күренеш. Сәхнәгә чыгаралармы дигәннән, сәхнәгә артист авырып урын өстендә ятканда гына чыкмыйдыр ул. Вәзгыятьне үзегез күреп торасыз. Иртән телефоннан: «Син кичен фәлән артист урынына уйныйсың», – дигән сүзләрне ишетергә ияләшеп барабыз. Әле кичә генә «Бию пәрие» спектаклендә уйнарга туры килде. Андагы биюләрнең катлаулы булуына карамастан, 20 минут эчендә өйрәнеп, тамашачы алдында чыгыш ясадым.
Сүрелүдән мине төрле районнарда мәктәпләрдәге укучылар, мәдәният сарайларында сәнгать яратучы тамашачыларым белән очрашулар, аралашулар саклап тора.
Аннан соң, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Бөтендөнья дәүләт кинематографиясе институты студентлары үзләренең диплом эшләрендә катнашырга чакыралар. Алар төшергән диплом фильмнарын бары укытучылары, остазлары гына күрсә дә, миңа бер йолдыз итеп караулары, үземне «даһи артист» итеп тоеп, рәхәтләнеп шул проектларда катнашырга ярдәм итә. Киләчәктә кайсыннан да булса татар милләте, кино сәнгате өчен зур остаз, белгечләр, талантлы режиссёрлар чыгар дигән өметтә калам.
Шуңа күрәдер дә, узган ел «алтын тәлинкә» номинациясендә Татарстанда иң күп фильмнарда төшүче актёр буларак билгеләп үттеләр.
Әлбәттә театрда артистларның юбилейларын алып бару, татар теленә багышланган бәйгеләрдә катнашу, театрга бәйле булган тантаналарга сценарийлар язып, үзем үк алып баруларым миңа сүнергә-сүрелергә ирек бирмидер.
Кайчак җылы өемә кайтып, йомшак диваныма аякларымны сузып, камин җылысына оеп ятасым да килә. «Шундый-шундый яңа сериал чыккан икән, карадыңмы соң?» – диләр. Кайчан карыйм? Төнге 11 дә кайтам, иртәнге 9 да эшкә чыгып китәм. Сериаллар караганчы, төнемне Аллаһка шөкер әйтеп, нәфел намазларын укып уздырыр идем, дип уйлап куям.
«Кытайча өйрәндем, сигез килограммга ябыктым, чәчне сарыга буяттым»
– Образга керү өчен нинди адымнарга барырга туры килә?
– Роль өстендә эшләгәндә персонажның биографиясен өйрәнәсең, ситуацияләргә булган мөнәсәбәтен тикшерәсең, холкын ачыклыйсың һәм акрынлап шул образыңа буяулар өсти барасың. Спектакль вакытында сиңа режиссёр да, рәссамнар дә ярдәмгә килә. Әйтик, «Хуҗа Насретдин» спектаклендә без рәссам белән минем образга туры килә торган сакал эзләдек. Чәчтарашханә цехында сигез төрле сакал тегеп бирделәр.
Кинода төшкәндә исә сигез килограммга ябыккан идем. Бервакыт немец булып уйнарга туры килде, чәчне сары төскә буявымны сорадылар. Үзең теләп алган һөнәр булгач, кушканны тыңламый чараң юк.
– Режиссёр белән уртак тел тапмаган вакытта нишлисез?
– Күрәсең, миңа үземнән акыллырак режиссёрлар белән эшләргә туры килгәндер. Алар белән әйткәләшүдән бигрәк, режиссёр куйган максатны җиренә җиткереп эшли алдым микән, аны канәгать калдылар микән, дигән уйланулар күбрәк булды. Ул яктан мин бәхетле. Безнең сәнгать җитәкчесе Фәрит абый белән генә түгел, ә Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәтләр белән дә эшләп калдым. Франция, Германия, Швеция, Кытайдан режиссёрлар килеп, спектакльләр куйды. Аларның һәрберсе үзенчәлекле бит, һәркайсыннан нинди дә булса яңалык аласың.
Мәсәлән «Турандот» спектаклен Кытай режиссёры безгә килеп куйган чакта, монологымны Кытайча өйрәндем. Пекик милли театрларында гастрольләрдә булганда, тамашачылар белән критиклары шаккатты. Икенче көнне үк минем фото белән Кытай партия газетасында «Россиядән Камал театры труппасы килеп, артистлары кытайча уйный» дигән башисемле мәкалә чыкты.
– Тамашачы алдында импровизацияләп тә аласыздыр әле.
– Бер очрак искә төште. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә мин Галим абыйны уйный идем, сәхнәдә җырлаганда сүзләрен оныттым. Галим абый карт кеше, җырның сүзләрен теләсә кайсы мизгелдә онытуы тәбигый бит: «җырның сүзләрен оныттым, нәрсә икәнен белмим» дип көйләп, ариямне тәмамлаганым булды.
Ә хөкүмәт дәрәҗәсендәге концертларда андый ситуацияләргә урын калмый. Анда спектакльләргә караганда да күбрәк игътибар бирелә кебек. Минутын, секундын тикшереп, сәхнәгә чыгабыз. Безнең бурыч – сценарийда язылганнарны җиренә җиткерү.
Татар теленең камиллеген, матурлыгын белеп, тәмен тоеп сөйләгән вакытта гына ул тамашачы күңеленә сары май булып ята. Концерт программалары белән Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Латвия, Германия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төркия кебек илләрдә чыгыш ясарга туры килде. Төрекләр хәтта: «Сезнең татарча сөйләгән әкиятләрегезне тыңлап, татарча өйрәндек» дип, миңа рәхмәт әйткәннәре булды.
– Иҗат кешеләре үзләренең чыгышларын карарга яратмый, үз-үзләренә тәнкыйди яктан карый.
– Үз-үземнең уенымны аек фикерли алам, күрә алмас дәрәҗәгә җиткәнем юк. Кайбер спектакльләрдә, сәхнәдә ничек уйнаганымны карыйм да, «монда арттырыбырак җибәргәнмен икән, ә монда шул-шул әйберләр төшеп калган, фикере аңлашылмый», – дип куям. Әйбәт эшләнмәгән эш, билгеле, үземә дә ошамый. Аны тамашачы шулай булырга тиеш дип, уздырып җибәрергә мөмкин. Без бит профессиональ актёрлар үзебезнең уйнауны гына түгел, коллегаларыбызныкын да күзәтеп барабыз.
Кинога исә мин Әмирхан Еники әсәрләре белән килеп кердем, «Хәтәр һәм хәтер» телевизион сериалны режиссёр Әхтәм Зарипов куйган иде. Нурания Җамалиның «Су кызы» дигән телеспектаклендә уйнавымны 12-13 яшьлек балалар бик ошатты. Мин анда су кызына гашыйк була торган Шахзадәне образында идем.
Шулай ук Нурания Җамалиның «Сөюләрем сине хак минем» сериалында төшеп, киңрәк катлам караучылар күңелендә калдым. Соңгы эшебез – «Кайда син?» сериалы. Гаилә корып йөри торган яшь егеттән, балалар үстергән кешедән мин хәзер кияүгә бирергә кызы булган әти роленә кадәр үсеп җиттем.
Рольләрнең барысын да яратам. Аларның барысы да минем өчен үз дәрәҗәсендә уңышлы дип уйлыйм.
«Марсель абыйның эченә сукканы бөтен борчуымны бетерде»
– Белемегез буенча Сез укытучы да бит әле. Нигә мөгәллимлек юлыннан китмәдегез? Актёрлык юлын сайлауны якыннарыгыз ничек кабул итте?
– 1990 елларда актёрлык һөнәре бик популяр түгел иде. Шомлы заман иде ул. Мин Арча педагогика көллиятенә укырга кердем, үземне киләчәктә география укытучысы буларак күрдем. Һәм укып бетерер алдыннан Педуниверситеттан килеп бездән имтихан алдылар. Мин инде География факультетына керергә карар кылган идем.
Шулай итеп Арчада укып бетергәч, документларымны алып, Казанга Педагогика институтына килдем. Һәм икенче курста укый башладым. Тик нигәдер укытучылар студентларны билгеләгән исемлектә минем фамилия юк иде. Кадрлар бүлегенә барып әйттем. Фамилиямне теркәп куйдылар. Инде укый торгач, зачетлар башланды. Минем иптәшләр аңлап баралар иде, әмма миңа дәрестә өйрәткәннәр аңлашылмады. Химиядән лабораторияләр, топографик карта белән эш итүләр... Беренче курста бирелгән нигез белем булмагач, миңа бик авыр булды. Эх, мин әйтәм, юкка фамилиямне өстәттем…
Җәй буе, институтта укыганда экскурсия, экспедицияләргә йөрттеләр безне. Ташлар тутырылган рюкзак белән көрәк тотып Казан урамыннан барганда игъланга күзем төште. Анда Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәевның беренче профессионал актёр һәм режиссерлар укытырга алынулары турында язылган иде. Шулай итеп, укытучылыктан актёрлыкка күчтем.
Укыган вакытта ук «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Ромео һәм Джульетта», «Асылъяр» спектакльләрендә уйный башладык. Телевидениедә дә чыгыш ясадык. «Җомга көн кич белән» тапшыруында катнаша идек. «Дулкын» радиосында эшләдем. Туганнарым хәзер дә эшемне яратып, уйнавымны җылы кабул итә, минем өчен җан атып тора.
Театрга алмаслар дигән уй булмады. Марсель абый шунда ук: «Син миндә уйнаячаксың, әзерләнә тор», – дип, эчемә китереп сукты. Эчем каты авыртты. Шул авырту бөтен борчуымны бетерде. Әгәр актёр һөнәре буенча китмәгән булсам, берәр районда мәктәп директоры булып эшләр идем.
Татар артисты булуым белән горурланам. Театр, сәнгатьне безнең милләт кебек яраткан башка милләтне күргән булмады. Азия илләрендә мәсәлән театрга йөрү популяр түгел. Андагы артистларның тормышы, тамашачыларның мәхәббәте сизелерлек аерыла.
Камал театрының яңа төзеләчәк бинасы проекты рәсемнәрен социаль челтәргә куйгач та, борчылучылар күп булды. Шәхси хатлар да шактый килде. «Бинаның татарлыгы юк, бу театр була алмый», – дип кискен чыгыш ясадылар. «Эш бинада түгел, карарлык спектакльләр булып, үзегез исән-сау уйнасагыз, без сезне Антарктидага булса да барып карыйбыз», – дип язды берсе.
Шушындый тамашачы булганда театр сәнгате яшәячәк. Ә театр булган милләт яшәүдән туктый алмый. Тел, дин, мәдәният, мәгариф бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Шушы бердәмлек югалмасын, тагын да ныгысын иде. Бу чылбырны киләчәк буынга да түкми-чәчми тапшыра алсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк