Логотип
Хәбәрләр

Театрга хыянәт итмәдем!

Ул үзенең тормышын театрдан башка күзалдына китерә алмый. Югыйсә, бөтен гомерен иҗатка багышламас иде. Өстәвенә ул шәкертләргә белем бирә, дәвамчылар үстерә. Быел инде илленче көзен каршылый ул. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева турында. Әйдәгез, бүген үзе турында үзе сөйләсен әле!

Театр белән танышу

Мөгаен, театр сәнгатенә мәхәббәт миңа әти-әниемнән күчкәндер. Алар, театр өлкәсендә эшләмәсәләр дә, сәнгатьне бик яраттылар. Чыгышлары белән авылдан булуга карамастан, аларда театрга тартылу хисе бар иде. Без элек Камал театры каршысында яшәдек. Әти-әнием киез итек – киез комбинатында эшләде. Андагы эшчеләр беренче сменадан өйгә кайткач, кичләрен җыелышып театрга китә торган булган. Сменалары спектакль вакытына туры килгән очракта да театрга йөрүне калдырмаганнар, антрактка кадәр булса да карап эшкә киткәннәр. Хәтерлим: театрдан алып кайткан «Буратино» лимонады, «Алёнушка» шоколады безгә могҗиза булып тоела иде. Хәтта ул күчтәнәчләргә кагылырга да куркып, иснәнеп кенә йөри идек.

Театрга беренче тапкыр 12 яшемдә бардым. Әле дә исемдә – Камал театрында куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле иде ул. Беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә булачак педагогым Илдар абый Хәйруллинның уйнавына шул дәрәҗәдә сокланганмын ки, үземне белештерми торган халәткә җиткәнмен. Күз тигән бала кебек, бик нык гаҗәпләнеп, хисләнеп караганмын. Хәтта залда утырган олы абый-апалар да «Нишли бу бала?» дип аптыраган. Ә бит ул мине театрга үлеп гашыйк иткән беренчел мизгелләрем булган...

Мәктәп еллары

Мин 52 нче номерлы мәктәптә укыдым. Ул заманда безнең мәктәп эксперименталь буларак алдынгылар рәтендә иде. Директоры – Татарстанда депутат булгач, ул мәктәп аның ярдәме белән үсте. Анда төп укыту программасыннан тыш актёрлык осталыгы, бию, педагогика дәресләре керде. Мин 11 классны тәмамлаганда үземнең нинди һөнәр сайлаячагымны белә идем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында биш ел укыдым. Остазларым – Шамил Бариев һәм Ренат Әюпов булды. Шамил абый мәрхүм булган елны Ренат абыйга Чаллы театрын җитәкләргә мөмкинлек бирделәр – ул шунда китеп барды. Һәм без педагогларсыз калдык. Марсель абый Сәлимҗанов безгә педагог итеп Нәҗибә апа Ихсанованы һәм Илдар абый Хәйруллинны билгеләде. Алар безне артист итү өчен бик зур хезмәт куйды. Шәхсән минем өчен кадерле белемне Нәҗибә апа бирде – ул остазыбыз буларак, бик тирән психологик якларны ачыклап, профессиягә кызыксыну уятты. Ә инде институтта алган белемне театрда эшли башлагач кулландык.

Чаллыдан – Казанга

1997 елда без, биш шәкерт, Ренат Әюпов чакыруы буенча, Чаллы театрына киттек. Шулардан театр өлкәсендә өчәү калдык: мин, Илнар Низамиев һәм Уфада рус театрыннан Салават Нурисламов. Чаллы театрында нибары 3 ел гына эшләп калдык. Чөнки без Илнар (Низамиев – Р.Г.) белән өйләнешеп, беренче балабыз Искәндәрне көтә идек. Улыбызны Казан белән бәйләргә тырыштык, шул сәбәпле Чаллыдан китәргә булдык. Билгеле, китү турында карар җиңел генә кабул ителмәде. Чөнки без Илнар белән икебез дә театрда төп рольләрне башкаручы урынлы артистлар идек инде. Казанга кайткач, безне кире эшкә алырлармы? Гомумән, безне анда ни көтә? Болар барысы да билгесез иде. Шулай итеп, Казанга күчкәннән соң, җиде юл чатында калдык. Күп кенә туганнарыбыз безгә эш урыннары табарга ярдәм итте. Ләкин без үзебезне театрдан башка өлкәдә күрмәдек.

Кариев театрына килү

Бәхет безгә йөзе белән борылды – 2002 елда мин Яшь тамашачылар театрына килдем. Илнар ул вакытта Тинчурин театрына эшкә керде. Икебезгә ике театрда эшләү авырга туры килә дип, ул да безгә күчте. Шул көннән алып бүгенгәчә без бергә эшлибез. Бездән еш кына «Театрда бергә эшләү авыр түгелме?» – дип сорыйлар. Юк, әлбәттә авыр түгел. Ләкин шунысы бар – эштә вакытта инде син сүзеңне үлчәп сөйләргә өйрәнәсең, чөнки яныңда гаиләң бар. Без барыбыз да иҗат кешесе, һәр нәрсәгә үз карашыбыз бар. Шуңа күрә сәхнәдә бер-беребезгә ирек бирәбез.

Ныклы терәгем

Тормыш иптәшем Илнар белән гаилә коруыбызга 25 ел. Мин аны яшәгән саен яңа яктан ачам кебек. Ул искиткеч сәләтле кеше! Үз көче белән йорт салып чыкты. Кирәк дия-дия ашыгып эшли. Мин аңа «Илнар, туктап тор», – дим – тыңламый, үзен белештерми. Иремнең андый сәләте барлыгын ничә елдан соң гына белдем.

Балаларым – тормыш чәчәкләрем

Илнар белән өч бала тәрбияләп үстердек. Олысы – Искәндәр 3 яшеннән безнең театр тузанында аунап үсте. «Кем буласың?» дигән сорауга «Артист!» кына диде. Казанның мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайтты. Ул үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә уйнады. Кариев театрында иҗаты «Алмачуар»дан башланды. 10 яшеннән 15 яшькә кадәр «Нигез ташлары»нда уйнады. Аның театр юлын сайлаячагы безнең өчен яңалык булмады. Бүгенге көндә Ренат Мирзахәсәнович белән аңлашып иҗат итәләр. Театрда әле бер ел гына эшләвенә карамастан, зур рольләрдә уйный. Шәхси тормышына килгәндә, улыбыз өйләнергә җыена. Күңелле вакыйгалар көтә...

Кызыбыз Айсылу балачактан музыка белән кызыксынды. Хәзер И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укый. Көне-төне баш күтәрми фортепианода шөгыльләнә. Төпчек улыбыз Исмәгыйль музыка мәктәбен тәмамлады, хәзер укуын сәнгать мәктәбендә дәвам итә. Ул безнең спектакльләрдә катнаша, актёрлык белән кызыксына. Һәр нәрсәгә үз карашы, фикере бар. Мин хәзерге яшьләрне нәкъ менә улымның үз-үзен тотышыннан чыгып бәялим.

Булачак артистлар әзерлибез

Үземне театрдан башка күзалдына китермим дидем дә диюен, ә бит минем икеләнгән чакларым да булды... Психология, педагогия дәресләрендә утырганда үземне педагог итеп тә күрергә тели идем. Педагогика институтына барып имтихан биреп карадым, әмма үтә алмадым. Балаларны укыту мөмкинлеге үзе мине эзләп тапты – 2012 елда Ренат Әюпов театр училищесында үзенә икенче педагог итеп алды. Бүгенгәчә мин бу хезмәтемне яратып башкарам. Яшь барган саен театрда рольләр кими. Сәхнә яшьләрне ярата бит. Бәлки башка коллегаларым белән чагыштырганда, мин иҗат иткән образлар аздыр. Әмма икенче яктан, мин шәкертләргә драма өзекләрен аңлатканда, сәхнәдә образга кергәндәй булам. Аларның әлегә килеп чыкмый торган чорлары, ләкин без бу этапны узачакбыз.

Уйналмаган ролем юк

Рольләр дигәннән, минем уйналмаган ролем калмагандыр. «Эх, монысы уйналмый калды», – дип үкенеп утырганым юк. Уйналды... Һичьюгы аларны минем ярдәм белән шәкертләрем иҗат итте. Хәзер кайсы рольне кулга алсам да, мин автомат рәвештә аның сәхнәдәге образын күзаллыйм. Аннары баш режиссёрыбыз белән киңәшләшәм.

Мин – Нәҗибә Ихсанова дәвамчысы

Мин үземне Нәҗибә Ихсанованың дәвамчысы итеп күрәм. Аның кебек булырга тырышмасам да, үзеннән-үзе килеп чыга. Ялгышмасам, 2003 нче ел иде. «Сак-сок» спектален карарга Туфан абый белән Нәҗибә апа килде. Спектакльдән соң Нәҗибә апа минем Чәчәк-Ана образым турында: «Лилия, сине күзәткәндә, кара әле, ничек минемчә бара бу?! Мин дә болай эшләр идем. Мин дә бу образның линиясен менә шулай күрер идем дип карадым», – диде. Нәҗибә апа сәхнәдә ачык, бик эмоциональ кеше иде бит. Мин дә башкача булдыра алмыйм, аның кебек тулысынча биреләм. Чәчәк-Ана – ул минем иң яраткан ролем! Хәер, һәр ролем дә кадерле, әмма монысы күңелдә аерым урынны алып тора. Бүгенгесе көндә мин барлык образларны булдырам, ләкин мин инде олы яшьтә. Аларны уйнарга шәкертләрем бар.

Мин яшь чакта йомшаграк булганмындыр. Әмма бу һөнәрем кайбер чакта усал булуны таләп итә. Театр бер урында гына тормый, төрле юнәлештә үсә – үз позицияңне аңлату, читкә тайпылмау мөһим. Яңалык дип алдану дөрес булмас, драматик театрның кануннарын үстерүче режиссёрларыбыз да булган төсле, шул принципларны инкар итеп юкка чыгаручылар да аз түгел. Минем төп максатып – театр сәнгатенең классик кануннарын саклап калу.

Башкача яши алмыйм

Мөхәммәдиягә кергәч, театрдан китү турында уйланып алдым. Мәдрәсәнең 3 курсына кадәр укыдым. Диплом вакытында, театр гастрольләренә йөреп, өлгермәдем. Анда укыганда күп нәрсәгә күзем ачылды. «Театрдан китимме? Әллә калыйммы?» дигән уй да йөгереп узды. Аннары мин шунысын аңладым: бер социумга чыккан хатын-кызны кире гаилә өчен генә яшәү рәвешенә кертә алмыйсың. Ул ире рөхсәт биргән очракта, иҗтимагый тормышны да алып барырга мөмкин. Миңа Илнар театрдан китәргә кушмады. Мин дә аңа «Хезмәт хакың бигрәк аз бит, башка җиргә кереп карамыйсыңмы?» – димәдем. Нинди образ иҗат итсәм дә, аларга дин ягыннан карыйм. Мәсәлән, «Супер кияү»дә Нина Васильевна образын күп еллар яулык бәйләп уйнадым. Һәр ролемне әдәп-әхлак ягыннан ачарга тырыштым. Үземне Ислам диненә хыянәт итәм дип уйламыйм. Яулык кигәч, әшәке образлар эшләргә туры килмәде, шөкер. Барлык образым саф күңелле хатын-кызлар.

Мин нон-стоп режимында яшим. Көнем театр – училище – өй траекториясеннән тора. Театрда ял булса, училищеда укытам. Өйгә кайткач инде минем гаилә проблемалары башлана. Мин бу режимга күнеккән. Башкача яши алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк