ТЕАТР – БАЛАЛАРГА МӘХӘББӘТ
Ул шундый ачык күңелле, сөйләшергә рәхәт кеше. Сүзем Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты Илсур Минкеев турында. Ул театрда ун елдан артык хезмәт куя, шул еллар эчендә нәни тамашачыларга әкиятләр уйнап, үзе дә балаларны ныграк яратырга өйрәнгән. Хәзер, курчак театрында шундый бала җанлы кешеләр генә эшли аладыр ул…
– Мин Кыргызстан республикасының Каракул шәһәрендә татар гаиләсендә туып үстем. Миңа алты яшь вакытта Казанга күченеп килдек. Мин шунда ук үземне Казанныкы итеп хис иттем. Әтием заводка эшкә урнашты, әнием белеме буенча башлангыч класслар укытучысы.
– Гаиләгездә синнән тыш иҗатка якын кеше бармы?
– Әтием дә, әнием дә иҗат кешесе түгел. Шулай да әти ягыннан әби җырлый иде, бәлки миндә кызыксыну нәкъ менә аннан күчкәндер. Үзем дә җырларга яраткач, мәктәптә вокалга йөрдем, соңрак театр түгәрәге ачылды. Ә мин үҗәт кеше – үземне театраль яктан да сынап карыйсы иттем. Шулай итеп, 7-9 классларда театр юнәлешендә шөгыльләндем. Татар теле укытучысы Гөлия Нәҗиповна миндә сәләт күреп, мәктәптән соң театр юлыннан китәрсең, дия иде. Аның киңәшенә дә колак салып, күңелем кушканча Казан театр училищесына киттем. Башта татар драма курсына әзерләндем, ләкин курс җитәкчесе Илдар Хәйруллин «русча бик әйбәт сөйләшәсең, татарча бик начар», – дип рус драмасына керергә киңәш итте. Шуннан соң мин Михаил Александрович курсында шөгыльләнә башладым. Ләкин иң кызыгы – курчак театры артистына укыганымны ике атнадан соң гына аңладым. Бу юнәлеш миңа шул дәрәҗәдә кызыкы булды ки, «Әкият» курчак театрында бюджет урыннар барлыгын белүгә театрга юнәлдем. Үҗәтлегем шунда да булышты – курсыбыздан 3 кеше театрга эшләргә кердек.
– Курчак театры башка театрлардан аерылып тора. Үкенгән чаклар булмадымы?
– Мин бары тик 4 курста гына кинәт «театрга бармыйм» – дип, әти янына төзелеш эшенә китә яздым. Нигә шундый уйлар килгәндер, һич аңламыйм. Уйларымнан кайтып, курчак театрына 2011 елда эшкә килгән идем, бер тапкыр да үкенгәнем юк.
Әйе, курчак театры үзенең могҗизалы һәм әкияти булуы белән башка театрлардан аерылып тора. Бездә драма театры белән курчак театры симбиозы да килеп чыга. Илгиз Газинурович театрның сәнгать җитәкчесе булып билгеләнгәч, «тере курчак» планы барлыкка килде, ягъни без костюм һәм маскалар белән дә эшлибез.
– Синең үзеңә кайсы якын? Курчак белән «уйнау»мы, әллә үзең дә күренүме?
– Дөресен әйткәндә, мин качарга яратам (көлә). Сүз дә юк, артист үзен мактаганны, күргәнне ярата. Ләкин миңа әкиятләр ошый, чөнки анда теләсә нинди планда эшләргә мөмкин. Мәсәлән, «Царевна-лягушка» әкиятендә мин Кощей ролендә. Режиссёр алымнары буенча, аның кулы сәхнә буйлап озыная – гаҗәеп бит инде! «Ночь перед Рождеством» спектаклендә Шайтан образында очам.
– Нинди холыктагы образларны җанландыру күбрәк ошый?
– Мин тискәре геройларны уйнарга яратам. Алар бит шундый холыклы! Үзләре белән кызыклы тәҗрибәләр ясарга мөмкин. Мәсәлән, «Прыгающая Принцесса» спектаклендә Сихерчене уйнадым. Ул үзенең тискәрелеге белән яраттырды.
Курчак театрының башка театрлардан аермасы, ә бәлки өстенлеге – син монда бер спектакльдә берничә роль уйный аласың. Драма театрында андый очраклар бар, әмма спектакль буе 2-3 образны курчак театрында гына җанландырырга мөмкин.
– Курчакка «җан өргәнче» образга керү процессы ничек бара?
– Без курчакларның маскасын карап өйрәнәбез. Ул курчак ничек сөйләшә алыр иде, аның холкы нинди? – шундый сорауларга җавап эзлибез: тавышны үзгәртеп карыйбыз, мимикалар белән күп эшлибез. Әлбәттә, режиссёр ярдәмендә образ китереп чыгарабыз. Әйткәнемчә, миңа тискәре геройлар белән эшләү ошый, аларга ниндидер кимчелек кертеп була. (Илсур бу урында берьюлы принц, кощей һәм тагын бер тискәре герой булып сөйләшеп күрсәтте – Авт.)
Спектакльләрдә уйнаудан тыш мин гел театр цехына йөрим: курчак әзерләү процессын күзәтәм, үземнең дә курчак эшләгәнем бар.
– Иң яраткан курчагың?
– Шайтан! (Көлә) Мин әлеге курчакны 3 бармак белән хәрәкәтләндерәм. Ул шундый тере! Беләсеңме, һәр курчакның үз тормыш ритмы бар. Менә петрушка-курчагы гел актив тормыш белән «яши», ягъни аңа әкрен хәрәкәтләнү хас түгел. Шайтан персонажы нәкъ менә кискен хәрәкәтләргә корылган. Балачактан актив булгангамы, мин аны шундук якын иттем.
– Илсур, спектакльдән соң арасыңмы?
– Спектакльгә карап: кайбер тамашага тулысынча үзеңне бирәсең-бирәсең дә, алмашка бернинди хис кичермисең. Һәм инде киресенчә: кайчак арган килеш уйнап чыкканнан соң кире элемтәнең җылылыгы ләззәтләндерә. Безнең спектакльләрне тамашачы яратып карый.
– Тамаша вакытында нинди кызык хәлләр булганы бар?
– Иң кызык хәлләр спектакльдә текст баштан чыгып китсә була инде ул (көлә). Мәсәлән, Николай Гумилевның «Дети Аллаха» пьесасы шигырь формасында язылган. Берсендә «предался» дигән сүзне оныттым! Чөнки ул сүз хәзер кулланылмый. Искә төшерә алмый басып торам, өстәвенә, тамашачыга якынрак урында идем. Берзаман бер тамашачы: «Ул сүзен онытты ахры», - дип куйды. Мондый очракларда без хезмәткәрләр белән бер-беребезгә ярдәм итәбез. Гомумән, курчак театрында коллектив эше бик мөһим.
– Илсур, сезне тамашачы күбрәк геройларыгыз, тавышыгыз аша таный. Урамда танымаулары күңелне тырнамыймы?
– Мине белмәүләренә күңелсезләнмим. Берсендә театрга баласы белән килгән әни кеше «Мин сезне беләм!» – дигәч рәхәт булган иде. Әмма танылу минем төп максатым түгел. Иң мөһиме – театрны яратам һәм үземне шушы өлкәдә күрәм.
– Сезгә курчаклар белән уйнаганда бик сыгылмалы булырга кирәк. Куллар, билләр авыртадыр?
– «Айболит» әкиятендә китапны «җанландырдык». Ятып уйнаганда, билгеле, авырлык кулга һәм аркага төшә. Ләкин без гел өйрәнеп, күнегеп торабыз, мин шәхсән залга йөрим.
– Сине шушы арада нинди спектакльләрдә күрергә мөмкин?
– Апрельдә «Кошкин дом» премьерасы булды, мин анда кәҗә ролендә. Июль башында «Аленький цветочек» спектакле куела. Мин театрда эшли башлаганчы, әлеге спектакльнең уйналган иде инде, менә кабат сәхнәгә кайта. Рольләр буенча бүленеш әлегә булмады. Быел театрыбыз 90 еллык юбилеен билгеләп үтә, күңелле чаралар алда әле…
– Балалар яратасыңмы?
– Дөресен әйтим, театрга эшкә кергәнче балаларны болай ук яратмый идем. Өстәвенә туганнарымның балалары тугач, тормышым яктырып китте. Әлегә үзем гаиләле түгел, хезмәттәшләремнең балалары белән уйныйм. Театр балаларга карата мәхәббәтемне арттырды.
– Илсур, син быел «Авиатор» спектаклендәге ролең өчен «Тантана» республика театр премиясендә «Сәхнә» журналының махсус призына ия булдың. Ихластан котлыйм һәм иҗади уңышлар телим!
– Рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк