АСЫЛ БИЗӘКЛӘРЕМ КЕРӘШЕН КӨЙЛӘРЕ АША ТУА
Күп тапкырлар Халыкара һәм Бөтенроссия конкурс-фестивальләрендә лауреат исеменә лаек булган, керәшен мәдәнияте өчен җан аткан, тырыш, чибәр, сөйкемле һәм кул эшенә оста кем ул, дисезме? Каршы алыгыз, Сезнең алда – Лариса Басырова!
«Балачактан ук керәшен традицияләре, йолалары, бәйрәмнәре белән сокланып үстем»
– Лариса, һәр кеше өчен туган ягы, туып үскән нигезе кадерле. Туган ягыгыз белән таныштырып үтегез әле, еш кайтып йөрисезме?
– Мин Түбән Камада җырлы-моңлы керәшен гаиләсендә туганмын. Балачагым әбием һәм бабам янында Түбән Кама районы Ключ Труда авылында үтте. Бүгенге көндә алар инде исән түгелләр. Әнием Ключ Труда авылында туган, ә әтием күрше авылда – Келәтледә туып үскән. Сүз уңаеннан, Келәтледә бүгенгәчә Питрау бәйрәмен үткәрәләр. Питрау – көтеп алган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Мәктәптә укыган чакта каникулларда авылга кайта идем. Кечкенәдән үк эшләп һәм җырлап үстем. Әбием һәм бабам борынгы керәшен җырларын җырлый иде, ә мин аларны исем китеп тыңлый идем. Күрәсең, шулай күңелгә сеңгәндер. Шуңа күрә дә керәшен гореф-гадәтләре, йолалары белән бик яхшы танышмын, керәшен мәдәнияте каныма сеңгән. Кунакларны каршы алу, озату йолалары, керәшен җырлары минем өчен бик якын.
Өч яшемдә әби белән бабайны каршыма утыртып, пич почмагына эленгән чаршауны ачып: «Хәзер сезнең алда Лариса чыгыш ясый!» – дип, алар өчен үземчә концерт куйганым хәтердә. Чыгышымның ахырында баш ия идем дә, алкышлауларын сорый идем.
Әнием ягыннан барлык туганнарыбыз да җырлый. Бабамның бик матур тембрлы тавышы әле дә исемдә. Бабам җырларны әти-әнисеннән, әби-бабасыннан отып калган булган. Ул башкарган җырлар нәселдән-нәселгә килгән һәм безгә дә барып җиткән. Әниемнәр дүрт кыз үскән, аларның дүртесе дә искиткеч матур җырлый. Әмма алар арасыннан иң матур тавышлысы – әнием. Аның тавышын мин Людмила Зыкина тавышы белән чагыштырыр идем. Әнием Чеботарёва Лидия Ивановна да бик бай, матур, көчле тавышка ия. Бүгенге көндә безнең гаилә ансамблебез бар. «Серле мәләнчек» бертуганнар керәшен фольклор ансамбле дип атала ул. Әнием әлеге ансамбльнең җитәкчесе. Быел аның оешуына алты ел булды.
Керәшен традицияләре, йолалары, бәйрәмнәре җырсыз-моңсыз, биюләрсез үтмәде. Бу миңа шулкадәр ошый иде, балачактан ук мин халкымның милли хәзинәсе белән сокландым. Зур табын артында барлык туган-тумачаларыбыз җыелып, бергәләшеп борынгы керәшен җырларын җырлый иделәр. Әле дә күз алдымда тора: ул шулкадәр күңелгә рәхәт мохит иде! Мине исә бу бик тә тәэсирләндерә, сокландыра иде. Хәзер дә шушы хатирәләрне искә төшергәч, күңелдә җылы, рәхәт булып китә.
– Гаиләдә берүзегез генәме?
– Бертуган энем бар, без икәү үстек.
“Сәхнә кешене чыныктыра. Әмма үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләр конкурсларда катнашу бик кирәк”
– Күрәм, кечкенәдән үк тормышыгыз җырлы-моңлы мохиттә үскәнсез, әби-бабай өчен концерт та куярлык булгач, бик актив бала булгансыздыр, әйеме?
– Балалар бакчасына йөргәндә утренникларда чыгып җырлар җырлый идем. Ә мәктәптәге чаралар минем катнашымнан башка үтмәде, һәрчак җырларга мине чакыра иделәр. Беренче сыйныфта мин «Кыр казлары» җырын башкарган идем. Минем җырлаган чагымны фотога төшереп алганнар да, бер газетаның беренче битендә бастырганнар иде!
Мәктәпне тәмамлагач, 66 нчы лицейга укырга кердем. Анда мин өч ел укыдым. Бу вакытта җыр фестивальләре, конкурсларында катнаша башладым. Шунысы кызык: миңа һәрчак беренче урын бирәләр иде. Дипломнарга исә: «Профессиональ һәм югары сыйфатта башкарган өчен» дип яза иделәр.
Гомумән алганда, 1996 елдан сәхнәдә эшли башладым дип әйтсәм була. Питрау, Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә һәм Түбән Кама шәһәрендә уздырылган бәйгеләрдә актив катнаштым һәм әле дә катнашам. Тора-бара район, шәһәр күләмендәге конкурсларда, концертларда катнаша башладым. Бәйгеләрдә катнашуымның бер сәбәбе – үземне сынап карауда. Сәхнә кешене чыныктыра. Әмма үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләр өчен һәм профессиональ кешеләр жюрида утырган вакытта конкурсларда катнашу бик кирәк. Бүгенге көндә мин – Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурсларның лауреаты. Шулай ук, мин «Казан сөлгесе» Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы Гран-при иясе һәм «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының премия лауреаты.
Түбән Кама районы Олы Афанас авылы мәдәният йорты белән берлектә без «Мин сиңа шатлык бүләк итәм» хәйрия концертын оештырып җибәрдек. Әлеге концерттан без сәламәтлеге чикле булган балаларга акча җыябыз. Быел әлеге концертның юбилее булды. Шулай ук, төрле елларда керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклоры ансамбле, Виталий Агапов һәм аның җитәкчелегендәге «Карендәшләр» керәшен ансамбле һәм Түбән Каманың танылган артистлары катнашкан иде. 2022 елдан Олы Афанас авылы мәдәният йорты белән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен материаллар җыйдык. Материалларны җыяр өчен хәйрия чаралары үткәрдек. Шуннан, буш вакыты булган хатын-кызлар мәдәният йортына килеп, ятьмәләр үрде. Аллаһка шөкер, хәйрия эшендә дә катнашырга тырышам.
Хәйрия чараларына сәламәтлеге чикле булган балаларны да чакырып торабыз. Алар, концертны карап, шатланалар, алкышлыйлар! Шунысына ихлас сөенәм: бер-ике сәгатькә булса да, без аларга шатлык бүләк итә алдык. Шөкер, хәйрия чараларына халык килә, йөри, матди яктан да балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бу традицияне киләсе елларда да дәвам итәрбез дип өметләнәм.
– Вокал мәктәбен кайда үттегез?
– Вокалдан укытучым булмады. Ни өченме? Моның сере бик гади: минем талант – табигатьтән, Ходайдан. Профессионал кебек җырлар өчен йөз процентлы ишетү сәләте (слух), көчле тавыш булырга тиеш. Белемем буенча мин – психолог. Икенче белемем буенча – театральләштерелгән һәм бәйрәм тамашалары режиссёры.
«Керәшен мәдәниятен саклау һәм торгызу белән шөгыльләнәм»
– Лариса, чыгышларыгызда да һәрчак матур керәшен киемен киясез, керәшен бизәнү әйберләрен тагасыз. Традицион костюмнарны кайлардан алып бетерәсез һәм ни өчен бу шәхсән Сезнең өчен мөһим?
– Чөнки мин керәшен мәдәниятен саклау һәм торгызу белән мәшгульмен. Тамашачылар күргән барлык керәшен костюмнарымны мин барысын да үзем әзерлим. Үз-үземә дизайнер дисәң дә була: баштан эскизын ясыйм, аннары ательега барам һәм осталар белән бергәләп минем идеяләрне тормышка ашырабыз. Нәтиҗәдә, матур керәшен костюмы килеп чыга. Моннан тыш, үзем дә кул эшләнмәләре ясыйм. Мәсәлән, керәшеннәрнең милли бизәнү әйберен – тамакса ясыйм. Татарларда ул изү дип аталса, керәшеннәрдә – тамакса. Гадәттә, аны төрле тәңкәләрдән, брошкалардан ясыйлар. Мин аны борынгы итеп түгел, ә үземнең күзаллавым белән – яңа образда эшлим. Материаллар, брошкалар, тәңкәләр сатып алам һәм барысын да үз кулларым белән башкарам. Һәр детальне үзем тегәм. Сүз дә юк, элекке борынгы тамаксалар үзенчә матур. Хәзер төрледән-төрле кызыклы материаллар бар, шуңа күрә үзеңчә бизәкләп, тамакса ясарга була.
Бу хакта халык белеп алгач, эшем артты. Шулай ук, мин керәшен ансамбльләре өчен дә ясыйм, заказ ясаучылар күп. Иң мөһиме – барысына да ошый. Һәр тамакса төрлечә эшләнә, эшнең кыенлыгына карап бәяләнә ул. Моның өчен илһам, иҗатыңа яратып карау кирәк. Бу сыйфатлар булмаса эшләгән эшең дә матур килеп чыкмый бит.
Һәр тамакса бер-берсен кабатламый. Күпме тамакса ясаганмындыр – санап бетерерлек түгел. Тамаксаны бүгенге көндә дә ясавымны дәвам итәм. Аларны каядыр чыгыш ясар өчен генә алмыйлар, мәсәлән, «Питрау» кебек бәйрәмдә киеп йөрер өчен дә заказ бирәләр. Хәзер керәшен бизәнү әйберләрен киеп йөрү модага керә башлады дип әйтә алам. Чөнки тамакса – керәшеннәрнең төп бизәнү әйберләренең берсе. Тамакса төрле яманлыклардан да саклаган, диләр.
Тамаксаны дүрт-биш еллап ясыйм, ә аңа кадәр сәйлән (бисер) белән чигә идем. Мәсәлән, иконалар, төрле рәсемнәр. Бисердан иң озак башкарылган эшем – Кол Шәриф мәчете булгандыр. Иремә ул шулкадәр ошады, өйдә элеп куярга булдык.
– Ирегез, балаларыгыз?
– Ирем Илназ – татар кешесе, Тимур һәм Әминә исемле балалар үстерәбез. Алар – студентлар, Россия дәүләт гадел хөкем университетында укыйлар. Нәрсә белән шөгыльләнсәм дә, Илназ миңа терәк-таяныч булып, һәрчак ярдәм итеп, теләктәшлек белдереп тора. Мин аңа бик рәхмәтлемен, шушы сыйфаты өчен генә дә аны яратам, хөрмәт итәм, кадерлим. Зур чараларда да ирем һәрчак минем янәшәмдә. Ул минем иң төп киңәшчем. 20 ел буена без аның белән иңне-иңгә терәп, кулга-кул тотынышып төрле сынауларны кичәбез. Гаиләбездә һәрчак гармония һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшибез. Узган ел гаиләбезнең 20 еллыгын билгеләп үттек, хәтта ЗАГСка да бардык – безне ЗАГС хезмәткәрләре котлады. Безне почётлы гаиләләр китабына да керттеләр.
«Керәшен җырларын гына түгел, татар, рус җырларын да рәхәтләнеп җырлыйм»
– Иҗатыгызга килгәндә, Сезгә кайсы юнәлеш якын?
– Барлык юнәлешне дә якын күрәм. Әлбәттә, минем өчен керәшен җырлары беренче урында, чөнки мин – керәшен, керәшен җырларын бик яратам. Алардан тыш, татар, рус җырларын да рәхәтләнеп җырлыйм. Бу яктан, мин – универсал.
Яраткан җырларымның берсе – «Бабам көе». Җырның сүзләре – халыкныкы, көе – бабамныкы. Бу җыр нәселдән-нәселгә күчкән һәм безнең көнгә кадәр килеп җиткән. Барлык кешегә дә аны тыңларга киңәш итәр идем, ул социаль челтәрләрдә бар. Бик мәгънәле, моңлы җыр.
Моннан тыш, мин автор-башкаручы да әле. Фәнәвис Дәүләтбаев, Җәүдәт Мөхәммәтшин, Фердинант Гайсин сүзләренә музыка яздым. Минем өчен җырның сүзләре, аның мәгънәсе мөһим.
Керәшен темасына да җырлар язам. Мәсәлән, Клара Булатова сүзләренә музыка иҗат иттем. «Керәшен бәйрәмнәре» дигән җырымны бик яратып башкарам. Күптән түгел Чаллыда халык белән әлеге җырны башкарган видео да социаль челтәрләрдә бик күп таралды.
Балалар дүртенче сыйныфны тәмамлаганда җыр кирәк булды. Укытучылар Мәскәүдән балалар өчен күпсанлы җырлар авторы Эдуард Муллярның шигырен сайлаганнар, әмма көе бик моңсу дип, минем башка көй язып бирүемне сорадылар. Бер көн эчендә яздым. «Наши дети» җырын Эдуард Муллярга җибәрдем. Ул бик уңай бәяләде. Шуннан бу җырны бик күп мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфлар җырлый башлады.
Өч ел тоташ мин «Культурная среда» проектында катнашам. Быел ул июльдә Түбән Камада оештырылды. Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән эшләдек. Түбән Кама шәһәрендә уздырылган һәр чарада мин актив катнашам. Шәһәр мэры Рамил Муллиннан Рәхмәт хаты, Татарстанның мәдәният министрлыгыннан Мактау грамотасы, Түбән Кама шәһәренең Мәдәният идарәсе җитәкчесеннән Мактау грамотасы алдым.
– Балаларыгыз, бәлки, шулай ук Сезнең кебек җырларга яратадыр?
– Музыка юлын сайласалар, шулай ук, шатланыр идем. Улым да, кызым да балалар музыка мәктәбен тәмамлады. Улым гитара классында, кызым фортепиано һәм вокал классында укыды. Минем кебек тормышларын музыка белән бәйләмәделәр. Бәлки, тора-бара килер. Мин үскән заманда яшәсәләр, бәлки, музыкага мөкиббән китәрләр иде. Безнең балачак та, тормыш та үзгә иде. Балаларның башка планнары, башка кызыксынулары. Хәзерге яшьләр аерылып торалар, иң мөһиме – яхшы, дөрес юнәлештән барсыннар. Әйткәнемчә, алар Россия дәүләт гадел хөкем университетында укыйлар.
«Иҗатка һәрчак зур җаваплылык һәм мәхәббәт белән карыйм»
– Лариса, күрәм, хәзерге көндә дә Түбән Камадагы чараларда бик актив катнашасыз. Әле дә шунда яшисез кебек тоела миңа.
– Юк-юк, Казанда яшим. Күп кеше шулай уйлый. Балаларыбыз Казанда укысын дип, 2010 елда Казанга күченергә булдык. Монда күбрәк мөмкинлекләр бар.
Түбән Камада гына түгел, Татарстан районнарында да күп чаралар була. Булдыра алган кадәр барлык чараларда катнашырга тырышам. Гел Казанда гына утырып торам дип әйтә алмыйм, мин гел кайда да булса чыгыш ясыйм. Кул эшләнмәләрен Түбән Камада булганда да, хәзер инде Казанда да ясыйм.
Ел саен зур кызыксыну, зур теләк белән Түбән Каманың Сабан туенда, Олы көн (Пасха), Май чабу, Питрау, 9 Май бәйрәмендә, «Верую», «Вербицы сад» һ.б. фестивальләрендә катнашам. Эльвира Кәримуллина җитәкчелегендәге «Второе дыхание» бию театры белән берлектә әзерләнгән чыгышларыбыз да бар. Иҗатка һәрчак зур җаваплылык һәм мәхәббәт белән карыйм. Кара әле, мин шулкадәр актив сәнгать эшлеклесе икән бит! (Елмая).
– Алга таба нинди иҗади планнар, хыяллар белән янып яшисез?
– Үземнең юнәлешемдә үсеш кичерүемне дәвам иттерәсе килә. Бездә бит барлык бәйрәмнәр, җырлар, йолалар искитмәле матур! Үз халкымның мәдәниятен – керәшеннәрнең йолаларын, традицияләрен саклап калырга, үстерергә, аны киләчәк буынга җиткерергә телим. Чөнки мин керәшен мәдәниятен бик яратам һәм аны саклап калуда үз өлешемне кертәсем, үз эземне калдырасым килә. Җырлар язарга, яңа матур костюмнар, бизәнү әйберләре эшләргә, кул эшләнмәләре ясарга, борынгы материалларны тупларга, табарга, эзләргә, яшь буынга, халыкка җиткерергә телим. Керәшен мәдәниятен яшь буынга җиткерәсем килә, аны онытмасыннар иде.
Безнең халыкның тәрбиясе шундый: алар артистның сәхнәдә үзен тыйнак тотканын ярата. Мин исә – табигатьтән тыйнак кеше. Иң мөһиме – минем янда миңа теләктәшлек белдереп торган якыннарым, туганнарым бар. Алга таба да шулай иҗат итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк