Атнаның иң популяр 10 исеменә Ранель һәм Мирон исемнәре кергән
Үткән атнада, 30-нчы августтан 5-нче сентябрьгә кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә барлыгы 361 бала туу теркәлгән: 203 малай һәм 158 кыз. Иң яшь әнигә – 19, ә иң олы...
Үткән атнада, 30-нчы августтан 5-нче сентябрьгә кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә барлыгы 361 бала туу теркәлгән: 203 малай һәм 158 кыз.
Иң яшь әнигә – 19, ә иң олысына - 42 яшь, иң яшь әтигә – 21, ә иң олы әти 53 яшьтә. Иң кечкенә баланың авырлыгы 700грамм булган, иң авыры – 4700 грамм.
Бу атнада иң популяр исемнәр рәтенә: Алисә, Мирон, Ранель, Матвей, Полина, Милана, Софья, Кәрим, Максим һәм Маргарита кергән. Әти – әниләре биргән иң сирәк очрый торган исемнәр: Климентий, Леонард, Эрик, Лука, Альвина, Матильда, Добрыня, Афина, Җәлил һәм Сальма.
Шушы ук вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә 276 яшь гаилә теркелгән. Иң олы кияүгә 54 яшь, ә иң олы кәләшкә – 68. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь тулган, дип хәбәр итә Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк