Логотип
Хәбәрләр

Бүген Халыкара театр көне билгеләп үтелә

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Бүген, 27 мартта, Бөтендөнья театр көне (World Theatre Day) билгеләп үтелә. Бөтендөнья театр көне 1961 елда - Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куел...

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Бүген, 27 мартта, Бөтендөнья театр көне (World Theatre Day) билгеләп үтелә.
Бөтендөнья театр көне 1961 елда - Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куелган. Ул һәр елны 27 мартта театраль җәмгыятьләр тарафыннан бәйрәм ителә.

Халыкара театр көне гадәттә “Үзара аңлашу һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту чарасы буларак театр” дигән бердәм баш астында уздырыла, диелә Calendar.ru Истәлекле көннәр календаре сайтында.

Бүген Халыкара театр көне уңаеннан Казанда театр хезмәтчәннәренә иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган һөнәри премия тапшырылачак. "Тантана" премиясе Г.Камал театры сәхнәсеннән тантаналы шартларда бирелә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк