Логотип
Хәбәрләр

Бай рухлы талант

Гөлназ Йосыпованы мин шундый үтә дә серле, үтә дә мөлаем ханым дип беләм. Искиткеч гади, бик тә тыйнак бу шәхес мөслимлеләр өчен күз өстендә каш кебек.

Мин гомерем буе бер нәрсәгә игьтибар итәм: җырга-моңга, зур музыкага чын-чынлап бирелгән кешеләрнең үзләренә генә хас серле нәзакәтләре, ниндидер нәфис ауралары була. Моның нидән гыйбарәт икәнен тел белән аңлатып та булмый, ул электр кырыдай сиздермичә генә күңелеңә керә. Гөлназ Йосыпованы мин шундый үтә дә серле, үтә дә мөлаем ханым дип беләм. Искиткеч гади, бик тә тыйнак бу шәхес мөслимлеләр өчен күз өстендә каш кебек. Бу чагыштыруны мин аның тышкы матурлыгын күздә тотып әйтмим. Ул үзенең һәм укучыларының инде ничәмә ничә еллар буе дәвам итүче чыгышлары белән күңелләребезне нурлап яши. Районның мәдәни тормышы, аның үсешен Г. Йосыповадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Хәер, аның иҗади эшчәнлеге район белән генә чикләнми. Талантлы остазның шәкертләре дә талантлы. Ялгыз җырчы буларак та, төрле ансамбльләрдә Татарстан һәм Россия төбәкләрендә чыгыш ясап, татар милләтенә хезмәт итүче укучылары безнең халыкны инде чит илләрдә дә таныталар. Аны җыр-музыка дөньясына дистәләрчә моңлы бала биргән рухи Ана, дип атыйсым килә минем.

Йосыпова Гөлназ Моряк кызы педагоглар гаиләсендә туган. Әтисе дә, әнисе дә Татарстанның атказанган укытучылары. Гаилә әгъзаларының уртак педагогик стажы 210 ел. Кече вакыттан ук җырга – моңга гашыйк Гөлназ табигатьне, чәчәкләрне ярата. Тормыш иптәше Илдары да табигатьтән илһам алып, сәнгатьне аңлаучы пар канаты, агач, тимер остасы. «Кояшлы Ык» ял зонасының күперләре, амфитеатрлары аның оста кулларының нәтиҗәсе. Гөлназ ханым тормыш иптәше Илдар белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Зурлары Гөлиягә 19 яшь, юрист һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән Гөлиянең укудагы тырышлыгы мактау грамоталары, дипломнар белән бәяләнеп килә. «Бик максатчан, киләчәге өметле», – диләр аның турында якыннары. Кечкенәләре Диләрәгә 13 яшь, ул сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йөри, әнисе җитәкләгән ВИА «МИрас» төркеменең алыштыргысыз барабанчысы, җыр сәнгатен үз итә. Халыкара, Бөтенроссия, Республикакүләм конкурс-фестивальләр лауреаты. Тормыш юлын сәнгать белән бәйләп музыка мәктәбен, аннары Казан педагогик университетының музыка факультетын тәмамлый. Анда кабул итү вакытында да кызык хәл була: музыка факультеты деканы Рәгъде Халитов Гөлназны тыңлап карагач, бу кыз баладан җырчы чыкмый дип әйтеп куя, комиссия членнарыннан кемдер: «Ә укытучы чыгачыкмы соң?» – дигәч, «Укытучы булачак!» – дигән нәтиҗә куела. Бу фикер дөрескә туры килә. Гөлназ Моряк кызы сәхнәләрдән ялгызы җырламаса да, Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә 23 ел эшләү дәверендә горурланырлык җырчы укучылар тәрбияли.

Гыйльфанов Рөстәм – остазның иң беренче чыгарылышы. Татарстан Республикасының атказанган артисты, бүгенге көндә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты, әйдәп баручы солисты. Ул үзенең сәнгать юлына мөкиббән китүен беренче укытучысы Гөлназ Йосыпова йогынты ясады ди. «Әти-әнидән үзем карыйм, ашатам-эчертәм, дип, сорап алып китеп бәйгедән-бәйгегә йөртте, сәхнә серләренә өйрәтте. «Сандугач сайрар илем», «Сандугач керде күңелгә» бәйгеләрендә җиңүем дә аның тырышлыгы аркасында булды», – дип искә ала Рөстәм. Айгөл Гәрдисламова – Гөлназ Моряк кызының гына түгел, бөтен Мөслим районының горурлыгы, татар җыр сәнгатендә шактый таныш исем. Яшьлеге, чибәрлеге, вокаль мөмкинлекләре белән аерылып торган Айгөлне хөкүмәт концертларында да, төрле җитди чараларда да еш күрәбез. Хәзерге вакытта И. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә яшьләргә вокал серләрен ача, Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең опера студиясе солисты. Нәргиз Камалов – Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Ул Татарстан Республикасының танылган артистларының концертларында әйдәп баручы, җырчы, юморист. Алсу Таҗетдинова – Арслана, Алсу Ли – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, җырчы карьерасын сайлый, автор башкаручы. Бүгенге көндә үзе иҗат иткән 50ләп җыры бар. Үсеп килүче йолдыз – Алсу Сабитова үзенең моңлы тавышы белән күпсанлы тамашачыларны һәрвакыт сокландырды, укытучысы Гөлназ Моряковна аңа зур өметләр баглады. Ләкин, кызганычка каршы, Алсуыбыз Казанда фаҗигале рәвештә һәлак булды, аның истәлеге безнең күңелләребездә бүген дә саклана. Г. Йосыпова үз һөнәрен дәвам итүче укучылары булуы белән дә бәхетле. Әйтик, Айгөл Шәйгарданова, сәнгать юнәлешендә белем алып, Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә эшли, остазы белән берлектә «Мөслим нуры» балалар вокаль ансамблен уңышлы җитәкли, ялгыз (сольный) җырчылар әзерли. Мирзаянов Нияз – вокал осталыгын уңышлы үзләштереп укытучысы Г. Йосыпова белән конкурсларга тырышып әзерләнә, күп санлы Республика, Халыкара, Бөтенроссия конкурслары лауреаты. Бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты. Латыйпов Айнур – остазы кулы астында сәнгать мәктәбендә белем алуы аның җыр сәнгате белән мавыгуына зур йогынты ясый. Хәзер Айнур матур тембрлы һәм киң диапазонлы, көчле тавышка ия, аның артистлык сөйкемлелеге тыңлаучыларның игътибарын шунда ук җәлеп итә.

Габдрахманов Илвир – 2021 елның чыгарылыш укучысы. Яшь булуына карамастан, көйләр яза, үз әсәрләрен бик оста башкара. Республикакүләм III Яңа татар җыры бәйгесендә Илвир якташыбыз Р. Минһаҗевның «Авылым» җырына дәртләндергеч көй язып, үзе башкарып «Буыннан буынга» махсус премиясенә лаек булды. Быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында «эстрада музыка сәнгате» белгечлеге буенча укырга кереп, музыкаль белемен дәвам итә. Тагын бер талантлы укучысын – Мөслим районының үсеп килүче йолдызы Сабина Идиятуллинаны билгеләп үтәргә кирәк. Сабина – Халыкара, Бөтенроссия, төбәк һәм муниципаль конкурсфестивальләренең «вокаль сәнгать» номинациясендә лауреат. Аның сәләтләрен санап бетергесез, хыялы — җырчы булу. Гөлназ Йосыпова мәдәният өлкәсендә эшнең инновацион ысулларын кертү өстендә эшли, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җырлы-моңлы балачак» I район конкурсы проектының авторы булып тора. Әлеге проект 2020-2021 уку елында «Моңлы Ык буйлары» төбәк яшь музыкантлар конкурс-фестиваленә әверелде, жюриның мактаулы әгъзасы булып Г. Йосыпованың укучысы – ТР атказанган артисты, ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артисты Рөстәм Гыйльфанов эшли. Яңа уку елында әлеге конкурс иң яхшы проектлар исемлегенә керде һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмен алды. Милли музыкага мәхәббәт тәрбияләүдә, район халыклары традицияләрен саклауда һәм үстерүдә «Буыннар очрашуы» проекты аерым урын алып тора. Аның төп оештыручысы – Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлназ Йосыпова. Бу проектта өлкән һәм урта буын вәкилләре яшь музыкантларга, җырчыларга үз тәҗрибәләрен мирас итеп тапшыра, ә алар үз чиратында өлкән коллегаларына үз осталыкларын күрсәтәләр. Үзенең хезмәттәше Харисова Рәисә Расих кызы белән берлектә 2021 нче елда сәнгать мәктәбе базасында «МИрас» вокаль-инструменталь ансамблен оештыралар. Шунсын да әйтеп үтү урынлы булыр, ВИА оештыру электрон музыка уен коралларсыз мөмкин булмас иде. Гөлназ Моряк кызы «Яңа дәвер» проекты белән Республикакүләм Грант программасында катнашып җиңүгә иреште, кирәкле җиһазлар тупланды. Бүгенге көндә ВИАда кече, урта һәм өлкән составта 30 бала шөгыльләнә. «МИрас» төркеме бердәм көчле коллектив. Өлкәннәр кечеләргә кайгыртучанлык күрсәтәләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар. «МИрас»ның егет-кызлары Мөслим районының иҗтимагый, мәдәни-агарту тормышында актив эш алып баралар, барлык район чараларында теләп катнашалар, тамашачылар да аларның чыгышын яратып көтеп ала. «МИрас»ка килергә теләүче балаларның саны бихисап. Әтиәниләрнең дә кызыксынуы көчле. Ансамбльнең киләчәге өметле. Чыгарылыш укучылары остазлары Гөлназ Йосыпова белән даими рәвештә элемтәдә тора. Һәрвакыт киңәшләшеп, тыгыз хезмәттәшлек итүләре, Россиянең төрле почмакларында яшәсәләр дә, ерак гастрольләрдә йөргәндә дә берберсен онытмаулары, укытучыларына булган хөрмәтләре сокландыра. Мөгаен укытучының иң зур бүләге шулдыр. Бернинди орден-медаль дә укучы хөрмәтеннән өстен була алмый. Гаилә, җәмгыять, милләт, гомумән, дөньяның рухи халәте бик күпкә Гөлназ Йосыпова кебек хатын-кызлардан тора. Без аларга игътибарлырак булып, башкарган эшләрен, яшәү үрнәкләрен төрле юллар белән халыкка, бигрәк тә яшьләргә җиткерә алсак, хәзерге катлаулы чорда, укытучыларның ролен күтәрү өлкәсенә шактый саллы өлеш кертер идек.

 

Фоат Садриев, Татарстанның Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк