Бакуда Муса Җәлилне искә алу кичәсе узачак
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 февраль көнне 15:00 сәгатьтә Азербайҗан шәһәренең башкаласы Баку шәһәрендә татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узач...
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 февраль көнне 15:00 сәгатьтә Азербайҗан шәһәренең башкаласы Баку шәһәрендә татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе урынбасары Әмин Рамазанов хәбәр итте.
Чарада татар шагыйренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Муса Җәлилнең иҗаты турында танылган мәдәният хезмәткәрләре сөйләячәк. Азербайҗандагы татар диаспорасының яшь активистлары һәм студентлар шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус һәм азербайҗан телендә укыячаклар.
Кичәне “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе һәм Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк