Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк – Ольга Павлова

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай дип саный. Бу хакта ул бүген Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә белдерде.

“Яңа спорт төрләре белән беррәттән, милли үзенчәлекләребезне, милли традицияләрне дә онытырга тиеш түгелбез. Милли уеннарны балалар бакчаларында да, беренче сыйныф укучылары өчен физик тәрбия дәресләрендә дә кертүне тәкъдим итәм”, - дип белдерде Ольга Павлова.

Бу уңайдан, ул Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет тарафыннан эшләнгән “Татарларның балалар уеннары: XX гасыр башы журналлары битләре буенча” китабын мисалга китерде.

“Бу китап 2017 елда дөнья күрде. Карагыз әле, нинди шәп уникаль китап. Мин заманында Казан педагогика университетын тәмамлаган идем – ул вакытта да предметлар белән халык уеннары бар иде. Әлеге практик кулланмага татарча тасвирланган төрле хәрәкәтчел уеннар кертелгән. Татар теленә уен формасында булса гына да өйрәтергә кирәк бит. Мин мондый тәҗрибәне таратырга кирәк дип саныйм”, - дип белдерде Ольга Павлова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Китапта яшереш туп уены, әтәч кычкыруы уены, маэмай почмакта, белмәсәң үзең җырларсың, арт белән узыш, качыш-табыш, бер хәрефкә сүзләр, игезәк иҗекләр һәм башкалар бар.

“Без эшебездә иң яңа спорт тенденцияләрен исәпкә алырга тиешбез. Бүген юл картасына спортның сынау төре буларак, киберспорт кертергә тәкъдим итәбез. Бу спорт төре Россия Федерациясендә тәкъдим ителгән. Халыкара олимпия комитеты, Спорт министрлыгы тарафыннан танылган. Бу спорт төрендә катнашучы балалар спорт мастеры нормативларын ала. Без Мәгариф министрлыгына киберспорт буенча мәктәп лигалары ачарга тәкъдим итәбез. Проект кысаларында спорт блогеры мәктәбе дә ачабыз. Бу социаль челтәрләр аша сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү”, - дип белдерде Ольга Павлова.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1219
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы