Хәбәрләр
"Барлык гайбәтләргә нокта куясым килә"
Безнең өчен борчылмагыз, икебез дә сау сәламәт – ә бу иң мөһиме!
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны – Тәтишка “аерылган” дигән сүзләрнең дөрес булу-булмавы хакында:
“Дуслар, әзрәк ачыклык кертеп, барлык гайбәтләргә нокта куясым килә. Без Ришат белән бергә түгел! Әллә арыдык бер-беребездә, әллә хисләр суынды, төгәл әйтүе авыр, тик бу факт. Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз. Җылы мөнәсәбәтләрне саклап калдык, эт белән мәче кебек аерылышмадык, ни дисәң дә, иңне-иңгә терәп, утын да, суын да бергә шактый кичтек. Ришатка рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, хөрмәт итеп яшәде. Безнең өчен борчылмагыз, икебез дә сау сәламәт – ә бу иң мөһиме!” – дигән Тәтишка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк