Башкортстан фильмы, чикләнгән прокатта иң күп касса җыеп, беренче тапкыр премия алды
Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Уфада төшерелгән “Из Уфы с любовью” фильмы “Блокбастер” профессиональ премиясенә ия булды. Бу хакта әлеге фильмның режиссеры Айнур Аскаров хәбәр...
Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Уфада төшерелгән “Из Уфы с любовью” фильмы “Блокбастер” профессиональ премиясенә ия булды. Бу хакта әлеге фильмның режиссеры Айнур Аскаров хәбәр итә.
Кичә, 6 февральдә, кино бизнесында 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Блокбастер” премиясен тапшырдылар. Лауреатларны сайлауның төп күрсәткече – фильмның коммерция уңышы. Призлар 13 номинация буенча бирелде.
Айнур Аскаровның фильмы “Чикләнгән прокатта иң зур касса җыйган фильм” номинациясендә җиңеп чыкты. “Моңарчы бу номинацияне Европа фильмнары ала иде. Россия фильмы беренче тапкыр бу номинация буенча лауреат булды. Фильмның регионда төшерелгән булуына да игътибар итәргә кирәк”, - ди режиссер.
Айнур Аскаровның AskarFilm студиясендә төшерелгән фильмы прокатта 5 292 541 сум керем алган.
“Из Уфы с любовью” фильмы Башкортстан Хөкүмәте грантына төшерелгән иде.
Ул берничә тапкыр Казанда да күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк