Башкортстан милли оркестры - Казанда!
Башкортстан республикасының милли симфоник оркестры Татарстан буенча гастрольләре кысаларында Казан тамашачысына беренче юбилей концерт программасын тәкъдим итте.
Башкортстан республикасының милли симфоник оркестры Татарстан буенча гастрольләре кысаларында Казан тамашачысына коллективның 30 еллыгына багышланган беренче концерт программасын тәкъдим итте.
Концертны Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләве ачып җибәрде. «Профессиональ сәнгате булган, классик сәнгатьтә үз эзен калдырган халыкларның киләчәге бар. Безнең арадагы дуслык җепләре нык булыр, үзара хезмәттәшлегебез алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм. Оркестр коллективын 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Рәхим итегез!» – дип кунакларны каршы алды министр.
Алга таба Башкортстан республикасының мәдәният министры рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. «Татарстан җирлегенә безне һәрвакыт җылы кабул итүе өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Башкача булуы мөмкин дә түгел, без тугандаш халыклар: үзара күп хезмәттәшлек итәбез, эстрада артистларыбыз да уртак. Алга таба да бу хезмәттәшлегебезне дәвам итәрбез дип ышанам», – дип белдерде Әминә Шафикова.
Беренче концертта оркестр ике тугандаш республиканың композиторлар Союзы берлеге рәисләре Ләйлә Исмәгыйлева һәм Рәшит Кәлимуллин ярдәме белән әзерләнгән программа кысаларында башкорт һәм татар композиторларының әсәрләрен башкарды. Кичәдә Заһир Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсына увертюрасы, Нәҗиб Жиһановның «Нәфисә» увертюрасы, Хөсәен Әхмәтовның «Башкорт лирик сюита»сы, Фәрид Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр, Рәшид Кәлимуллинның «Симфоник биюләр» сюитасы, Рөстәм Сабитовның 6 нчы Симфониясе (дөньякүләм премьера!) һ.б. тамашачылар тарафыннан яратылып өлгергән әсәрләр яңгырады.
Бүген коллектив Казан тамашачысына икенче концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк