«Бер баян - уртача иномарка бәясе»
Сәләтле баянчылар бармак белән генә санарлык. Сәхнәдә барыбызга да урын җитәрлек!
Эстрадабызда парлы дуэтлар күп. Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина да алар арасында. Рәзилне без баянчы буларак белә идек, соңгы арада алар хатыны Рәфинә белән уртак җырлар да иҗат итә башлады.
«Бер баян бәясенә уртача иномарка алырга була»
− Рәзил, бу арада хатының Рәфинә белән еш кына дуэт буларак чыгыш ясый башладыгыз. Кайсы өлкә сиңа якынрак: җырмы, әллә инде баянмы?
− Баян белгечлегендә мин унбиш ел укыдым, шуңа күрә үземне беренче чиратта баянчы дип күрәм. Ә җырлау − кечкенәдән җанымда булган хыялым. Бүгенге көндә бу хыялым тормышка ашты дип әйтергә була. Хатыным Рәфинә Ганиуллина белән сәхнәдә гаилә дуэты буларак чыгыш ясыйбыз. Уннан артык уртак җырыбыз бар. Бер өлкә икенчесенә комачауламый. Кирәк булса, үзем уйнап үзем җырлыйм.
− Баянчылар арасында конкуренция бармы?
− Юк, чөнки сәләтле баянчылар бармак белән генә санарлык. Барыбызга да эш һәм сәхнәдә урын җитәрлек. Их, менә ник мине туйга чакырмадылар икән, ә аны чакырганнар дип зарланып утырган юк. Аннан соң артистлар кебек безнең шоу-бизнеска артык кагылышыбыз юк. Безнең хәтта үзара аралаша торган төркемебез дә бар. Бер-беребезнең хәлен белешеп, эштәге яңалыклар турында гапләшеп, туган көннәр белән котлашып торабыз. Күңелле яшибез, кыскасы!
− Сер булмаса, баяннар, гармуннар үзара аерыламы? Аларның бәяләре дә кыйммәт бугай?
− Баян дип без уң ягында өч-биш рәтлене атыйбыз, ә гармун дип ике рәтле хромканы да, тальян, саратовский гармуннарын да атыйлар. Татарда күбрәк гармун дип әйтелә инде ул. Бәяләренә килгәндә, яхшы уен кораллары һәрвакыт кыйммәт торган, тора һәм торачак та, чөнки аларны эшләве бик авыр. Гармун яки баян ясау белән бары тик булган кеше, музыканы аңлаган кеше генә шөгыльләнә ала. Нәкъ менә шундыйлар гына югары сыйфатлы уен коралы ясый. Аннары күбебезнең баяннары чит илдә (күбрәге Италиядә) эшләнгән. Россиягә, аннан соң Татарстанга кайтып житкәнче, бәясе бермә-бер арта.
− Безнең эстрадада кемнең баяны яки гармуны кыйммәтрәк? Синеке ничә сумлык?
− Эстрадабыздагы хөрмәтле баянчыларның һәрберсенең баяны кыйммәтле һәм бик кадерле. Кайберләренеке берничә дә әле ул. Үземнекенең ничә сум торганын төгәл әйТә алмыйм да, әйтәсем дә килми. Бәя бит евро курсыннан тора. Безнеңчә әйтсәк, уртача иномарка бәясе инде.
− Сатып алынган баяның үз бәясен кайтарды микән, ничек уйлыйсың?
− Баянымны алганыма инде күп еллар, шуңа күрә ул үз бәясен күпләтә кайтаргандыр инде. Әле эшләсен дә эшләсен иде. Еллар үтсә дә, баянның бәясе төшми аның.
− Эстрада турында нинди фикердә син?
− Эстрада соңгы елларда яхшы якка үзгәрә дип әйтер идем. Яңа сулыштагы җырлар чыгып кына тора. Югары сыйфатлы аранжировкалар ясалгач, татар җырларын яшьләр дә хәзер яратып тыңлый. Безнекеләр дә булдыра икән дип фикер йөртәләрдер. Гел рус һәм башка чит ил җырларына гына биеп, күңел ачып йөргән вакытлар артта калды. Безнең җырлар биетә дә, җырлата да. Шуның белән зур эш тә алынып барыла бит: яшьләр үз телебезне татар жырлары аша белеп үсә. Матур сүз әйтер өчен генә сөйләмим боларны, ихластан сөенәм, чөнки мин үзем дә әти кеше. Улларымның татар булып үсүләрен телим. Барысын да уйлаганда, безгә − артистларга − яшьләрнең күңелләрендә милләтебезгә, телебезгә карата мәхәббәтне татар җырлары-көйләре аша үстерергә кирәк. Шул вакытта өлкәннәрне дә онытмыйча, элекке халык җырларын, баян-гармунга гына җырлау-уйнауларны шулай ук дәвам итәргә кирәк. Заманалар үзгәреп тора, бер дулкында булырга язсын.
− Сез молодцы, икәүләп тырышасыз. Тик пьедесталга ераграк әле, әйеме?
− Әле менәсе дә менәсе. Без иҗатка бөтен гомеребезне, вакытыбызны багышладык, җыр дип, сәнгать дип яшибез. Башкача булмый да ул, үзебез сайлаган юл. Безне беркем дә күндермәде. Йөрәк үзе сайлады. Югары дәрәҗәләргә менгән саен, чын артист булып калып, тамашачы мәхәббәтен югалтмаска иде. Яңа җырлар иҗат итеп, сәхнәдә булуыбыз белән һәрвакыт тамашачыбызны сөендереп торырга язсын иде!
− Син үз-үзеңә таләпчәнме? Рәфинә иҗатыңа карата нинди фикердә?
− Әйе, таләпчән, чөнки үзеңә-үзең бәя бирә алмасаң, алга баруы жиңел түгел. Җитешсезрәк ягыңны күрсәң, аны бит, мәсәлән, репетицияләр ярдәмендә яхшыртырга була. Ә үз-үзеңә анализ ясамасаң, шул дәрәҗәдә генә калып, өскә талпыныш булмаячак.
Рәфинә белән иҗатыбыз инде кушылып бетте. Безнең һәр эшебез хәзер уртак. Баштарак мин баянчы гына булсам, хәзер инде бергәләп җырлар яздырабыз, клиплар тошерәбез, телевидениедә дә бергәләп тапшыруларда катнашабыз. Концертларда да бергә чыгыш ясыйбыз бит, элегрәк Рәфинә үзе генә концертлар куя иде, мәсәлән. Шуңа күрә иҗатка карата фикерләребез уртак хәзер.
− Балаларыгыз татарча сөйләшәме? Аларда иҗат белән кызыксыну бармы?
− Без өйдә һәрвакыт татарча сөйлибез. Бу махсус эшләнми дә, үзеннән-үзе шулай ул. Шулай да балаларның туган телне белүләре үзләре өчен дә, безнең өчен дә мөһим. Олы улыбыз Сөләйман «Шаян» каналы тапшыруларында актив катнаша. Иҗат белән кызыксыналар, музыкаль сәләт бар. Башкача була да алмый, алар җырлы-моңлы мохиттә тәрбияләнәләр һәм үсәләр бит. Сөләйман музыка мәктәбенә дә йөри башлады. Фортепианода уйнарга ярата. Аннан соң рәсем төшерү сәләте дә бар. Уртанчысы җырлап йөри. Кечкенә улыбыз мин баянда уйный башлауга ук бии башлый.
− Әгәр дә шушы өлкәдә укырга теләсәләр, киләчәкләрен иҗат белән бәйләргә уйласалар, каршы килмиячәксезме?
− Без балаларга булдыра алганча тәрбия бирергә, үзләре тартылган сәләтләрне үстерергә тиеш. Үсә торгач, алар инде үз акыллары белән киләсе юлларын үзләре сайлар. Мәҗбүриләп кайсыдыр өлкәне сайлату, аларның фикерләренә колак салмау киләчәктә үкенечләргә китерергә мөмкин. Һәр кешенең үз акылы белән яратып сайланган юлы, һөнәре булу мөһим. Тәмен белеп эшләмәсәң, нәтиҗәсе яхшы булмый бит аның. Иҗатта бигрәк тә!
− Рәфинә усалмы ул?
− Бу сорауга Роберт Миңнуллин (урыны оҗмах түрләрендә булсын) сүзләре белән җавап кайтарыйм әле:
«Инде беләм: бу тормышта
Усал булырга кирәк.
Хәтта иң усалларга да
Мисал булырга кирәк!»
«Рәфинә өчен көрәшер идем»
− Иҗаттан кала башка эш белән шөгыльләнгән вакытларың булдымы?
− Мин 100% иҗатка тугры кеше. Башка эш белән бер дә шөгыльләнгәнем булмады һәм булмасын да. Тотынсаң, җиренә җиткереп башкарырга кирәк бит аны.
− Әгәр дә иҗат ачка китерми башласа?
− Милләтебез моңлы, җыр җанлы бит. Бәйрәм булсынмы ул, кайгылы чак булсынмы, без җыр-моң аша сагышларны да таратабыз, күңелләрне дә күтәрәбез. Һәр туган көннәр, никах, туй, юбилейлар җырсыз, гармунсыз үтми. Баян белән мин һәм, әлбәттә, гаиләм беркайчан да ач калмас, Аллаһ боерса.
− Сез ничә ел бергә инде? Ничек уйлыйсың, гаиләдә бер-береңә юл кую кирәкме?
− Без сигез ел бергә. Күп тә түгел, аз да түгел. Өч малай үстерәбез. Эшебез дә уртак. Юл куймыча, яшәп булмый. Яши-яши, җайлана ул.
− Әйдә бераз искә төшереп алчы: Рәфинәне күргәч, ни дип уйладың?
− Безнең иң беренче очрашу танышып аралашып алганнан соң булды. Тукай исемендәге филармония концертлар залында ул чыгыш ясады, мин шул вакытта аңа, дулкынлана-дулкынлана, чәчәк бәйләмен сәхнәдә бүләк иттем. Бер күрүдә, әлбәттә, ошаттым, чибәрлегеннән һәм моңлы тавышыннан ушларым китте дә куйды инде менә.
− Рәфинәгә гашыйк булып йөрүчеләр күп идеме?
− Алай конкурентлар булмады. Ул минем язмышыма килеп кергәч, башка беркем турында да уйлый алмадым, ул да шулайдыр, дим. Без аралаша башлаганнан соң, озакка сузмыйча, биш айдан никах укыттык.
− Әгәр дә конкурентлар булса, Рәфинәнең игътибарын, мәхәббәтен яуларга тырышыр идеңме?
− Әлбәттә, аның өчен көрәшер идем, чөнки тапкан бәхетеңне кулдан ычкындырасы килми. Барысы да үзе хәл ителде, миңа бәхет елмайды. Әтиемнән чыгып әйтәсем килә: алар әни белән танышканда, әти авылда яшәгән, ә әнием район үзәгеннән практикага дип күрше авылга кайтып йөргән. Әнинең сөйләгәне бар. Ул вакытта авыл егетләре үз кызларын беркемгә дә бирмәгән. Әти әнине күрәм дип илле чакрым юлны мотоцикл я трактор белән үткән. Район егетләре әтинең килеп йөрүен ошатмасалар да, барыбер җиңә алмаганнар. Әти көчле, десантник ул. Аны күргәч, әнигә гашыйк булган башка егетләр аннан курыкканнар хәтта.
− Мәхәббәт сүрелә, диләр, име?
− Вакыт үткәч, беренче хисләр тупаслана инде ул, онытыла. Дөнья мәшәкатьләре белән күмелә, димме соң. Яратып өйләнешергә кирәк шуңа күрә. Бары тик шул очракта гына бәхетле булып була.
− Рәфинәне ялгыш үпкәләткәнең бармы? Ялгыш сүз әйтеп, бәлки юкка көнләшеп...
− Дөнья булгач, төрле хәлләр булгандыр. Үзем аңламыйча да үпкәләткәнем бардыр бәлки. Иң мөһиме − бу хәлләрне аңлап, башка андый ситуация чыгармаска кирәк.
− Үзең, гомумән, ачуны озак тотасыңмы?
− Үпкә, ачу саклап йөри торган кеше түгел мин. Ник болай килеп чыкканга нәтиҗә ясыйм да, җиңел үткәреп җибәрәм. Үзендә ачу саклап йөргән кеше ул үзе-үзен бетерә генә. Сак булырга һәм үзеңне сакларга кирәк. Мин тормышка катлаулы күзлектән карамыйм, кеше гомере бары тик бер мизгел икәнен аңлыйм. Бөтен дөнья масштабы мәшәкатьләре белән чагыштырганда, безнең проблемалар тузан гына. Яшәүнең ямен тоеп, калганнар белән бүлешеп яшәүләргә ни җитә?!
− Бәби алып кайткач, еш кына хатын-кызда депрессия була, син Рәфинәгә ул вакытта балаларны карашырга ярдәм иттеңме? Хәзер ярдәм итәсеңме?
− Балалар белән аеруча якын мөнәсәбәттә без. Малайлар булганга курәме, алар мине үз тиңнәре итеп күрә. Без бер дулкында. Элек тә, хәзер дә, мин балалар белән калганда, Рәфинә үз эшләрен тыныч күңел белән эшләп кайта.
− Рәфинәгә бала карарга ярдәм итүче бармы? Няня, мәсәлән?
− Безнең эш көн саен иртәдән кичкә кадәр булмагач, график уңайлы. Кем өйдә, шул карый балаларны. Ә инде икебез дә өйдә булмаганда, безгә ярдәм итеп торучы бала караучыны чакырабыз, кайвакыт минем туганнан туган сеңлем калып тора, Рәфинәнең бертуган сеңлесе Люция дә ара-тирә буш булганда ярдәмләшә. Ә инде озаккарак кирәк булганда, Башкортостаннан әнием килеп карап тора. Ул булганда тыныч күңел белән көннәр буена да чыгып кителә. Форсаттан файдаланып, күбрәк эшләргә тырышабыз. Бөтенләй караучы таба алмаганда, балаларны үзебез белән алырга туры килә. Чыгыш ясаган арада кем дә булса карап тора.
− Кыз бала да телисездер, планда бармы?
− Рәфинә кызлар арасында үскәнгәме, бер-бер артлы малайлар тууына бер дә борчылмады. Әлегә җитеп торыр дип уйлыйбыз. Һәрберсен аякка бастырасы бар. Эш күп. Ходай саулыктан гына аермасын.
− Балдызларга бай шул син. Алар белән мөнәсәбәтләрең ничек?
− Татар эстрадасында балдызларга иң бае миндер, мөгаен. Барысы белән дә аралашмыйбыз шул, кызганыч.
− Ник аралашмыйсыз? Беренче булып адым ясаганыгыз бармы?
− Мин аларның араларына кысыйлмыйм. Кызганыч, аралашуны алар үзләре үк кыен хәлгә калдырды. Рәфинә өлкән кыз буларак беренче адымны бер генә тапкыр эшләмәде инде. Әмма дуслык вә туганлык күпере төзелмәде. Киләчәктә ни буласын вакыт күрсәтер.
− Рәфинәнең әнисе ни хәлдә?
− Әнигә инсульт булганына шактый. Табиблар озак гомер бирмәгәннәр иде, дөресен әйткәндә. Аның яшәү дәрте көчле булганга, биш кызлы әни булуы аны аякка бастырды. Кызлар, чиратлап аны үзләренә кунакка алып, атна саен алышынып карый. Әнинең теле ачылмады, алай да ни теләгәнен, тырышсаң, анлап була, таякка таянып йөри. Ашауга аппетиты яхшы, елмая, көлә, кушылып җырлар да җырлый әле. Аллаһ боерган булса, әле гомере озын булыр. Аның өчен без барысын да эшләргә тырышырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк