"Бер кызны асфальт буйлап сөйрәп йөрткәннәр диярсең - бөтен җире тырналып беткән иде"

Чистай балалар йортында тәрбияләнгән Полина һәм ике яшьлек Саша 2018 елның гыйнварында яңа гаиләгә киләләр. Казанда яшәүче ханым аларны Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге аша опекага ала.
Әмма балалар язмыш тарафыннан икенче тапкыр кагылуга дучар була. Яңа “әни” сүзләренчә, язын Сашаның ниндидер өянәкләре башлана.
“Сәбәпсез күз яшьләре агыза, көйсез, истерикага бирелә. Бала һәрдаим егыла, авызыннан күбек килә, дип сөйләгән. Ягъни, балада эпилепсия чире бар дип зарланган”, - дип сөйли 18нче шәһәр хастаханәсенең ташландык балалар стационары бүлеге мөдире Резеда Галимова.
Башта ханым шундый зарлар белән ханым эпилептологка мөрәҗәгать иткән. Баланы тикшерәләр, ләкин табиблар авыруны ачыкламый.
“Ул өянәкләрне табиб кебек аңлатты. Сүзен сүзгә... Табиблар авыруны ачыкламадылар. Бала күпме вакыт монда, бернәрсә дә юк, хәтта истерика булса да, шәфкать туташлары мине чакырыр иде, ләкин берни дә юк”, – дип гаҗәпләнә Резеда Галимова.
Әлбәттә, бертуган кызларны тулысынча сау-сәламәт дип әйтеп булмый, диләр табиблар. Мәсәлән, алты яшьлек Полинаның медицина карточкасында баш сөяге эчендәге басым югары булуы турында язма бар. Гомумән, сабыйлар ташландык балалар бүлегенә сау-сәламәт килеш сирәк эләгә.Дәвамын укыгыз...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте