Бергә... Озаккамы?
Сез ике талант – әле бергә күпне булдырырсыз!
Танылган алып баручы Илнур Фәйзрахманов кичә үз инстаграм битендә бер җөмлә белән генә «бүген мин балаларым, әниләре белән бергә. Шөкер, гаилә янәдән бербөтен!!!» дип язып чыкты. Күпләр әлеге хәбәрне күреп тә, аңлап та өлгермәгәндер, бәлки. Әмма аңа кадәр дә Гөлназ авырып ятуын, шул вакытта Илнур ярдәмгә килүен, ашлар белән сыйлавын, балаларга ризык әзерләвен әйткән иде. Күпләр «үз иреңнән дә якыны була алмый, авыр вакытта үз кешең кирәк» дигән фикерләр калдырды. Гөлназга бу аерым яшәү еллары зур сабак, тормыш дәресләре биргән дип аңларга кирәк. «Свиданияга күп йөрдем. Бер кафега барып кайтам да, нәрсәгә инде бу миңа, дип бу кеше белән саубуллашам. 2 егет белән озаграк та очрашып карадык. Мин начар кеше алар димим. Ипле, яхшылары да бар арада. Тик алар минеке түгел шул. Ә мин үземнекен сорадым( Илнур дип тә түгел). Соңгы елларда бөтенләй башым белән эшкә чумдым. Лучше үзем генә булам мин дидем.
Мин үткән юл, газаплы, авыр. Кичергән һәр хис мине кыйнап үстерде. Үземне жәлләмәскә, үзем өчен үзем җавап бирергә, кечкенә кыздан хатын- кызга әверелдерде. Нәтиҗәсен беләсез – без бергә. Миңа язмышым белән бирелгән кеше ул. Мине үстерер өчен. Кайгыртучан, ипле, гаҗәеп талантлы кеше, балалары өчен үлеп торган ир. Сез дә кавышыгыз, я аерылышыгыз димим. Һәркемнең үзенчә, юлы үзенчәлекле. Тик җанны тыңларга, үзгәрешләрдән курыкмаска, үзеңне, мөнәсәбәтләрне үстерүдән туктамаска кирәк» ди Гөлназ.
Ә без исә тагын бер гаиләнең тормыш сабакларын дөрес аңлап кушылуына шат кына. Тагын да матуррак, рәхәтрәк яшәгез. Сез ике талант – әле бергә күпне булдырырсыз!
Фото шәхси аккаунттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк