«Виллига кияүгә чыгармын дип уйламаган идем...»
Гөлназ Асаева Вилли белән мөнәсәбәтләргә багышланган пост кертте. Баксаң, артистларның бергә булуына күп кеше каршы булган икән.
Гөлназ Асаева Инстаграмда Вилли белән мөнәсәбәтләренә багышланган пост урнаштырган. Баксаң, артистларның бергә булуына күп кеше каршы килгән икән.
«Бөтенесе дә безнең мөнәсәбәтләргә каршы иде...
Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да Виллига кияүгә чыгам дип уйламаган идем. Мин аны иҗади юлын башлаган малай чагында ук күзәтә башладым. Аның инстаграмда алып барган туры эфирларын, сторисларын карадым, кайбер җырларын елмаеп тыңладым.
Беренче тапкыр без Илназ Гарипов концертында очраштык. Ул йөргән кызы белән иде, минем дә ул вакытта егетем бар иде. Сөйләшеп көлештек тә, шуның белән мөнәсәбәтләр тәмам.
2-3 айдан соң без Казанда минем 20 ешьлек юбилеемне билгеләп үттек. Виллидан котлау сүзләре килә, мин нигәдер моңа шундый шатландым һәм аны концертка чакырдым. Билетлар сатылып беткән. Килмәсә ярар иде, дип йөрдем, чөнки аны кая утыртырга белмәдем. Нәтиҗәдә, ул килеп чәчәкләр бүләк итте дә, мин рәхмәтемне белдереп, аның турында оныттым.
Концерттан соң ул яныма килеп тагын бер кат тәбрикләде дә китеп барды», – дип тарихын иң кызык җирдә тәмамлый Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк