Логотип
Хәбәрләр

Бүген җитәкчебез, Язучы-прозаик Зиннур Хөсниярнең туган көне!

Бүген җитәкчебез, Язучы-прозаик Зиннур Хөсниярнең туган көне!

Бүген җитәкчебез, Язучы-прозаик Зиннур Хөсниярнең туган көне!

Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

1985—1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе — эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Хәзерге көндә бу журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән татар телендә балаларга атап чыгарыла торган басмаларның иң популярларыннан берсе булып санала.

1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ниһаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналы — болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз нашир-легендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар.

Зиннур Зиятдиновичны гомер бәйрәме белән котлыйбыз!Киләчәктә уңышлар, тынгысыз хезмәтенең әҗерен күрергә дә насыйп булсын дип телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк