Бүген Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар
Җырчы белән хушлашу мәрасиме бүген «Сәйдәш» мәдәният сараеның арткы ишегалдында булды.
Равил Харисов фатир түләүләрен түләп почтадан кайтканда урамда егылып җан биргән. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә ул инде исән булмаган.
«Ул беркайчан да йөрәгенә зарланмады. Ковид та түгел. Бәлки тромб өзелгәндер дип уйлыйм инде. Аның аякларындагы веналарга операция булган иде. Авырмады да, авырта дип зарланмады да», — диде хатыны Ирина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бүген җырчы белән хушлашу мәрасиме «Сәйдәш» мәдәният сараеның арткы ишегалдында булды. Татарстанның халык артисты Равил Харисов 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә артистлар гаиләсендә туган. Ул Казан филармониясе солисты иде.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк