«Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...»
Кичә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның улы вафат булуына төгәл бер ел булган. Шагыйрә Салаватның каберенә зиярат кылып, рухына дога укып кайткан.
2020 елның 13 маенда танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан иде. Ни кызганыч, сабый бу дөньяда 20 көн генә яшәп кала. Кичә нарасыйның вафат булуына төгәл бер ел узган. Шагыйрә Салаватның каберенә зиярат кылып, рухына дога укып кайткан.
«Хаҗга барып кылган догаларым кабул булды, әмма мәңгелек булсын диергә онытканмын ахрысы шул, мөһимлеген, кыйммәтен аңламаганмын... Ир дә бирде, бала да бирле Алла,әмма... Хәерлесе булсын.
Вакыт дәва диләр, Юк!!!
Бер ел узды... Тормыш чәлпәрәмә килде... Беркем гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән соң ул көч?! Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде.
Хәерлесе булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...
Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләрен якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Алла! Рәхмәт! Кемнәр минем белән, Сезгә рәхмәт! Догада булыгыз», – дип язган ул инстаграм битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк