Биибезме?Биибез!
Чечетка биюе буенча мастер-классны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары үткәрәчәк.
23 июнь 19.00дә Кабан күле яр буенда чечетка биюе нигезләренә багышланган мастер-класс узачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган быелгы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе.
Чечетка биюе буенча мастер-классны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары үткәрәчәк. Бию хәрәкәтләренә Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина төшендерәчәк. Дәрес төрле яшьтәге, физик әзерлеге булмаган кешеләр өчен дә туры килә. Һәркем әлеге бию төренә бушлай өйрәнә алачак.
Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗат һәм спорт дәресләренең парклардагы быелгы беренче чарасы июнь башында Кабан күле яр буенда узды. Анда 500 кеше «Ярмәк вагы» татар биюенә өйрәнде.
Бу юлы сезнең барыгызны да бергәләшеп чечетка биюен өйрәнергә чакырабыз. Мастер-класска степ өчен махсус яки үзегезгә уңайлы булган аяк киеменнән килү сорала.
Чаралар Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!
Кайда: Кабан күле яр буе (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында)
Кайчан: 23 нче июнь, 19.00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк