Бишенче гыйнварда Казанда Мубай концерты көтелә
Җырчы Мубай белән композитор Эльмир Низамов уртак проект әзерлиләр. Аларның хезмәттәшлек нәтиҗәсен 5 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Мубайның традицион концертында тыңлап булачак. Бу хактагы мәгълүматны...
Җырчы Мубай белән композитор Эльмир Низамов уртак проект әзерлиләр. Аларның хезмәттәшлек нәтиҗәсен 5 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Мубайның традицион концертында тыңлап булачак. Бу хактагы мәгълүматны Мубай исеме астында чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин үзе раслады.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Концерт турындагы мәгълүматны оештыручылар нигездә социаль челтәрләр аша тарата.
Илдар Мөбәрәкшин “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, әлегә уртак композиция тулысынча әзер түгел, репетицияләр булмаган.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, концертта бас-гитарачы Линар Ризатдинов һәм этник тынлы уен коралларында һәм перкуссиядә уйнаучы Александр Батраков катнашачак.
- 2018 елның башында шулай ук 5 гыйнварда Мубайның соло концерты “Старый рояль” кафесында үткәрелгән иде.
- Мубай исеме астында җырлаучы Илдар Мөбәрәкшинның күптән үз концертларын куймавы һәм куярга теләмәве билгеле. Соңгы тапкыр ул быел Туфан Имаметдиновның “Шамаил”проектында катнашкан иде.
- “Шамаил” – Эльмир Низамов белән Мубайның беренче уртак проекты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк