Болай кирәкмәс иде, сиңа тыйнаклык килешә
Минем башымдагы кайбер капма-каршы фикерләр1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң - эш бармый;2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим;3. Укыр...
Минем башымдагы кайбер капма-каршы фикерләр
1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң - эш бармый;
2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим;
3. Укырга яратмыйм дип ялгышкан булганмын, китаплардан үзем өчен бик күп ачышлар ясыйм;
4. Минем турында нәрсә уйларлар икән дип артык кайгырмыйм, ләкин үзем ышанган, үрнәк алырдай кешеләрнең фикеренә колак салам;
5. Мин бик реалист кеше булуга карамастан, гел хыялларыма чумып яшим;
Куйган максатларыма ирешеп, хыялларыма тугъры буласым килә, - дип яза Рәфинә Ганиуллина аккаунтында. Җырчының фикерләренә колак салмый гына тәнкыйтьләргә тотынганнар. «Болай кирәкмәс иде, сиңа тыйнаклык килешә» дип киңәшләрен биргәннәр җанатарлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк