Булганнан бар да була...
Булганнан бар да була, диләр бит. Айсылу уңган да, тапкыр да, тырыш та икән әле. Җырчы шәхси аккаунтында өлеш ясау киңәшләре белән уртаклаша. «Өлеш - иң яраткан ризыкларымның берсе. Камырны 250 грамм...
Булганнан бар да була, диләр бит. Айсылу уңган да, тапкыр да, тырыш та икән әле. Җырчы шәхси аккаунтында өлеш ясау киңәшләре белән уртаклаша. «Өлеш - иң яраткан ризыкларымның берсе. Камырны 250 грамм каймак, 100 грамм ак май, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып ясыйм да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык итен, бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турап, тоз, борыч өстим.
Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп, җәям һәм эчлек салам. Ә өлешнең тәмле булып чыгуының сере - эчлек эченә мул гына итеп ак май салып чыгарга кирәк! Менә шул вакытта ул коры булмый, ә телне йотарлык тәмле чыга. Камырны ябыштырабыз һәм 200 градуслы мичтә ярты сәгатьләп пешерәбез. Тәмле булсын!»
Җанатарлары да: «Айсылу, бар яклап та булгансың, бер егет үтереп уңа инде, сиңа өйләнсә» - дигән комментарийлар белән мактаганнар аны.
@aisylu_gabdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк