«Бурычны үтәү – үзе бурыч»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бурычлы үлмәс, ди халык. Әмма вакытында түләмәсәң, тиешле органнар ишегеңне шакырга да мөмкин шул... Ничек итеп бурычны борчу–мәшакатьсез кайтарып була? Ни өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) алган бурычны...
Бурычлы үлмәс, ди халык. Әмма вакытында түләмәсәң, тиешле органнар ишегеңне шакырга да мөмкин шул...
Ничек итеп бурычны борчу–мәшакатьсез кайтарып була? Ни өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) алган бурычны вакытында кайтарган мөселманны Аллаһы каршында иң хәерлегез, дип ассызыклап әйтә? Кеше башка берәүдән акча алып торса, ул әманәт алган кебек була. Ә әманәтне вакытында түләргә кирәк, әманәткә хыянәт иткән кеше бик зур гөнаһлы була ди. Хәтта, вакытында кайтарылмаган бурыч аркасында, туганнар да үзара сүзгә керә, дуслар да дошманлашып куя.
Лолита Милявская да шәхси аккаунтына «Яңа ел алдыннан бурычларымны кайтарам!» дигән пост куйган. «Отдаю долги перед Новым Годом)! Могилёву верну завтра в Ледовом дворце). Так.. Что осталось ?.. ☝Посещение могилы Великой Фаины Георгиевны с букетом цветов в компании Лёши Романова». Җырчының госпитальгә эләгүе турында сез хәбардар идегез инде. Белоруссиядәге концерты вакытында 55 яшьлек җырчының кисәк хәле начарайган, чыгышын туктатырга һәм кичекмәстән тикшерү узу өчен Мәскәүгә кайтырга мәҗбүр булган, дип язган идек. Менә ул янәдән Могилевка юл алган, бурыч белән Яңа елга кермәскә исәбе, күрәсең. Безгә исә җырчыбызның сәламатлеге уңайлангандыр дип юрарга гына кала.
Җанатарлары да җылы комментарийларга күмгәннәр: «Лолита, вы большая молодец!!! Раньше я вас только слушала по радио...очень настроение некоторые песни поднимают!!!???но теперь подписавшись на вас в инстаграмме я вас за уважала не как певицу...но как Человека! Вы классная, вы настоящая!!!очень захотелось сходить на ваш концерт...наверное энергетика нериальная!!»
Өлкәннәр әйткәнчә, «Бурычны үтәү–үзе бурыч» шул! Акчамы ул, җырланмаган җырлармы, вакытында әманәтеңне үтәү бик зарур! Кредит яисә бурычка акча алырга туры килсә дә, җиде кат уйлап бер кат кис, диләр. Алу гына түгел, аны вакытында кайтарып бирәсе дә бар бит әле.
Г.Гыймадиева
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Лолита Милявская (@lolitamilyavskaya)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
12 июля 2025 - 13:30
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
10 июля 2025 - 15:00
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
8 июля 2025 - 09:40
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
7 июля 2025 - 13:00
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
3 июля 2025 - 23:00
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Комментарий юк