Быел драматург Илгиз Зәйниевнең беренче китабы басылып чыгачак

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан китап нәшриятында драматург Илгиз Зәйниевның “Бәби” исемле балалар пьесалары җыентыгы басылып чыгарга җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте. Җыентыкка драматургның дүрт пьесасы кертелгән. Алар барысы да театрларда куелган пьесалар. Бу – Илгиз Зәйниевның беренче авторлык китабы булачак.

Татарстан профессиональ театрларында Илгиз Зәйниевның шактый әсәрләре куелган булса да, аның драма әсәрләренең китап булып чыкканы булмаган. Моңарчы аның пьесалары “Яңа татар пьесасы” җыентыгында гына басылган.

“Татар җәмәгатьчелеге минем драматургия белән таныш түгел дип саныйм. Чөнки, китаплар басылганы юк, минем аны әзерләргә вакытым да юк, - ди Илгиз Зәйниев. - Пьеса беренче чиратта куелырга тиеш дип санаганга күрәме, кызыксынмадым да... Башта тәкъдимнәр дә булмады. Татарстан китап нәшриятыннан Ленар Шәех, соңрак Рифат Сәләхов тәкъдим иткәч, мин балалар өчен язылган әсәрләремне җыеп бирдем. 2018 елда, Алла боерса, балалар өчен язылган китап чыгырга тиеш”.

Илгиз Зәйниев театрларда, нигездә, үзенең комедияләре яки мелодрама форматындагы әйберләре куелуын әйтә.

  • Драматург Илгиз Зәйниев белән интервьюны“Интертат” электрон газетасында чыкты.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
681
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
222
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
501
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
893
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
877
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
860
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы