Логотип
Хәбәрләр

Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау

Бәйрәм Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,6 мең укучы өчен оештырылачак. Казан, 21 май, «Татар-информ»). Быел Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак. Бәйрәм 24 майга...

Бәйрәм Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,6 мең укучы өчен оештырылачак.

Казан, 21 май, «Татар-информ»). Быел Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак. Бәйрәм 24 майга билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Күркәм гадәткә кергәнчә, Кремль яр буенда оештырылачак бәйрәмдә Россиянең популяр башкаручысы Ханна чыгыш ясар дип көтелә.

Чара кысаларында иң яхшы укучыларга, Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларга җиңүчеләргә, шулай ук педагогларга бүләкләр тапшырылачак, дип искәртте Айрат Фәизов. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк