Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар теле, әдәбият, журналистика программасы буенча быел КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 б...
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар теле, әдәбият, журналистика программасы буенча быел КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 бюджет урыны каралган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, вузда инде яңа уку елына әзерлек башланган. “Абитуриентлар базасында 100 дән артык мәктәп укучысы татар филологиясе бүлегендә белем алырга теләкләре барлыгы турында белдерәләр. Яңа уку елында педагогик белем юнәлешендә "Татар теле, әдәбияты, инглиз теле"; "Татар теле, әдәбият, төрек теле" программалары буенча кабул итәчәкбез. Ә филология юнәлешендә "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча студентларны көтеп калабыз. Быел өченче тапкыр шундый төркем туплыйбыз. Бу программа буенча укырга керүчеләр ике белгечлек алып чыгалар. Бюджет урыннары шактый – педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны бар”, - дип белдерде Әлфия Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк