Бәйрәмнәрдә кайда вакцинация үтеп булачак?
Мобиль пунктлар алар урнашкан бинаның эш графигы буенча эшлиячәк
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков яңа ел бәйрәмнәрендә саклык чаралары турында хәбәр итте. «Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан, территориядә һәм медицина учреждениеләре биналарында пиротехник эшләнмәләрне куллану һәм саклау тыела. Медицина оешмалары эчендә, бигрәк тә палаталарда, авыруларга шәхси җылыту приборларын куллану катгый тыела».
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, олыларны һәм балаларны коронавирус һәм грипптан вакцинацияләү поликлиникаларда учреждениеләрнең эш режимы буенча башкарылачак. 31-нче декабрьдә һәм 1-нче гыйнварда вакцинациянең мобиль пунктлары ябык булачак. Ә инде 2-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр алар шәһәр халкын урнашкан учреждениеләренең эш режимы буенча кабул итәчәк.
Киләсе Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында сөйләгәндә, В.Жаворонков, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, дежурлыкны Татарстан Республикасы катастрофалар медицинасы хезмәтенең 30 бригадасы һәм 9 махсуслаштырылган медицина ярдәме бригадасы алып барачак.
Фото: вакцинация
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк