Чаллы татар дәүләт драма театры Халыкара фестивальдә катнашты
Тамашачылар спектакльне алкышлар белән кабул итте.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры VII Халыкара «Подмосковные вечера» театр фестивалендә катнашты.
Мытищи шәһәренең «ФЭСТ» театры зур сәхнәсендә «Капка» драмасы (автор – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Олег Кинҗәгулов) тулы залга уйналды. Тамашачылар спектакльне алкышлар белән кабул итте. Театр коллективын котларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Венерович Фәйзуллин да килгән иде, ул да җылы сүзләрен ирештерде.
Әлеге фестивальдә катнашу өчен 200 гә якын театрдан – 300 спектакльдән гариза кабул ителгән, экспертлар советы аларның 13 ен сайлап алган. Фестиваль дәвамында Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән коллективлар үз тамашаларын тәкъдим итә.
Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк